Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Радон" атом калдыклары саклагычына каршы пикет узачак


Бүген Казанның Тукай мәйданында (Татарстан урамы) Биектау районындагы "Радон" атом калдыклары саклагычына каршы пикет узачак.

"Радон", чыннан да, Казанга зур куркыныч тудырган урын булып тора. Ул Казансу елгасы ярына урнашкан. Аның төзелгәненә быел 50 ел булды. 1964 елдан бирле аңа Татарстан, Удмуртия, Чуашстан һәм Мари Иленнән атом-төш калдыклары китереп тордылар. 1990 елларда ул авария хәлендә иде. Су да басты, әйләндереп алган коймаларын да сүттеләр. Дәүләт комиссиясе дә аның яраксыз хәлгә килүен таныды", ди Татарстанның атомга каршы җәмгыять җитәкчесе Альберт Гарапов.

Атомга каршы җәмгыять 1992 елда ук бу саклагычны ябарга һәм калдыкларны химия заводларына тапшырырга дигән тәкъдим белән чыга. Бу тәкъдимгә колак салмыйлар, комбинатның эшләве дәвам итә. 2003 елда бу саклагыч 97%ка тула. Бу хакта "Яшел хач" экология оешмасы белдереп чыга. 2012 елда атомга каршы җәмгыять "Радон"ның хәле белән кызыксынып тагын хатлар яза, активистларга килгән җавапта аның әлегә эшләгәнлеге әйтелә.

Хөкүмәт монда күп балалы гаиләләргә җир бүлү карары чыгаргач, активистлар да, ата-аналар да бу карарга каршы булды. Протест чаралары үткәрде. Ул вакытта, Гарапов сүзләренә, төрле дәүләт оешмалары "Радон" 2015 елга кадәр эшләп тора, ә аннан соң аның лицензиясе бетә дип әйткән булган.

“Бу комбинатны, минем белүемчә, ябу-япмау мәсьәләсе әлегә кадәр хәл ителмәгән. Аны юк итү, калдыкларны башка урынга күчерү өчен бик зур сумнар кирәк. Ташу шулай ук куркыныч тудыра”, ди Казан федераль университетының гамәли экология кафедрасы доценты Олег Бәдретдинов.

XS
SM
MD
LG