Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил һәм Хәмәс арасында солых тагын биш көнгә озайтылды


Израил һәм Хәмәс Газәәдәге солыхны тагын биш тәүлеккә озайту турында килеште, әмма сөйләшүләрдә арадашчы булган Мисыр вәкиле белдерүенчә озак вакытлы солых турында әле яклар килешә алмаган.

Утны туктату җирле вакыт белән төнге уникедә тәмамлана иде. Аңа кадәр Израил полициясе белдерүенчә, Газзәдән Израилның көньягына ракета җибәрелгән. Элегрәк ике тараф та “диалог”ны “авыр” һәм “аз нәтиҗә бирүче” дип атады. Сишәмбе көнне Израил саклану министры Моше Яалон хәрби көчләргә мөрәҗәгать итеп, сугышка һәрвакыт әзер торырга кушылды.

Чәршәмбе көнне АКШ президенты Барак Обама һәм Израил премьеры Бинамин Нетаньяху телефоннан Каһирәдәге сөйләшүләр барышы хакында фикер алышты. АКШ президенты чираттагы тапкыр Мисырның арадашчылык ролен яклавын белдерде һәм ныклы килешүгә ирешү мөһимлеген әйтте.

Хәмәс һәм аның беректәшләре Израил һәм Мисырның Газзә блокадасын туктатып, секторда диңгез портын ачуны таләп итә. Израил Хәмәс үзенә корал алып керер дигән куркыныч белдереп моңа каршы килә.

XS
SM
MD
LG