Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:58

Американың Лос Анжелес шәһәрендә яшәүче Раушания апа Биктимерова белән Корбан гаетендә таныштым. Ул мине үз гаиләсенең тарихы белән таныштырды.

Америкага күчеп килгәч, беренче эш итеп биредә башкорт-татар белән бәйләнеш эзли башладым. Корбан гаетенә җыелулары турында ишеткәч, сөенеп, шунда чаптык. Чәк-чәк пешереп азапландым, анысы уңмады.

Шул беренче очрашуда күмәкләп килгән бер гаиләгә игътибар иттем: апа белән абый, аларның өч кызы, өч кызның тагын икешәр баласы. Барсы да шундый матурлар. Тәмле-тәмле пәрәмәчләр пешереп алып килгәннәр. Раушания апа Биктимерова белән шулай танышып киттек. Алар бар гаиләләре белән Ташкенттан Лос Анжелеска күченгән. Зур ике кызы Америка белеме алган. Зур кызы шәфкать туташы булып эшли. Кечкенәсе Даниядә укыган, әниләре янына вакытлыча гына килгәннәр. Раушания апа белән Нәзир абый олы кызлары белән яши, хәзер пенсиядә, оныклар тәрбияли.

Раушания апа үзе дә Ташкентта туып үсә. "Әтием Әсхәт төрле елларда район һәм шәһәр мәгариф бүлекләре инспекторы, әнием Рәшидә мәктәп укытучысы булды. Соңгарак үзбәк-урыс урта мәктәбендә үзбәк сыйныфларын уку-укыту бүлеген җитәкләре", дип искә ала. Әтисе сөйләве буенча, кулакларга каршы көрәш башланган чорда аның әти-әнисе Каракалпакстанга качып китә. Аннары ул Ташкентка укырга килеп, шушында төпләнеп кала. Әниләре бу якка биш яшендә килә. Бу сугышка кадәр үк була. 1946 елда Әсхәт абый белән Рәшидә апа өйләнешеп, Ташкентта яңа тормыш башлый.

Шул заманнарда туган төяген ташлап чыгып киткәннәр чит милләт, башка халык арасында югалып калмаганнар, танышканнар, үз милләт кызларына өйләнгәннәр. Раушания апа да татар егетенә кияүгә чыгып, татар балалары үстерә. Шушы кызлар да татар егетләре тапканнар, алар да татар ул-кызлары үстерә. Әкренләп телне белү кимесә дә, үзләрен татар дип үсә бу балалар.

Раушания апа һәм Нәзир абый балалар һәм оныклар белән

Раушания апа һәм Нәзир абый балалар һәм оныклар белән

– Башка милләтләрне дә ярата идек, милләтче булмадык. Әмма үз кешебезгә кияүгә чыгарга, өйләнергә тырыштык. Абыемның хатыны татар, сеңлемнең ире татар.

– Сезгә әти-әниегез берәр ничек әйттеме, аңлаттымы, татарга барыгыз, татар егетләрен табыгыз дип?

– Өйдә без күбрәк татарча сөйләшә идек. Әби белән үстек, күрәсең, ул күңелгә сала алгандыр. Ә менә кызларыма әйттем, үз кешебез булсын, чит кеше булса кабул итмим дидем. Мирассыз калдырам дип көлә идек.

Башка җирдә ничектер, ә менә Ташкентта без үзара "аның кызы үсә, моның улы бар" дип карап кына тора идек, таныштыра, кавыштыра идек.

– Сез гаиләдә ничәү бала үстегез?

– Без өчәү – зур абыем Рәшит, мин һәм сеңлем Зөлфия. Без хәзер барыбыз да монда, Америкада. Әби-бабаларыбыз Башкортстаннан качып дигәндәй чыгып киткән. Кулак баласы дип рәнжеткәннәр аларны. Кулак дисәләр дә, алар кеше эшләтеп, баемаганнар. Үзләре җигелеп эшләп, май язганнар. Заманы шундый әшәке була шул. Чит җиргә баш төртеп, анда ниндидер уңышларга ирешү өчен тырышлык, үҗәтлек кенә әздер, үзәкнең нык булуы да кирәктер.

– Сез үзегез кайда укыдыгыз?

– Әдәбият институтын тәмамладым. Укытучы булып эшләдем, башта мәктәптә, аннары университетта рус теле укыттым. Ахыргы елларда университет каршындагы лицейда эшләдем. Әти-әниемнең эшен дәвам иттем.

– Балаларыгыз сезнең һөнәрне алдымы соң?

– Юк, алдырмадым. Кыен эш. Авыр һөнәр, башкага бар дип ник әйтмәдегез дип үземнең әти-әниемә үпкәли идем. Әти-әни укытучы булгач, мин дә укытучылыкка бардым. Абыем белән сеңлем укытучы булмады, алар инженер һөнәрен сайлады.

– Сез яхшы гына эшләп йөргәнсез, балалар укыткансыз, тормыш башлаган чор түгел бит, дөньялар җиткәч, нигез ныгыгач, гаилә белән күтәрелеп, күз күрмәгән, колак ишетмәгән якка чыгып китергә батырчылык та кирәк...

– 1991 елдан соң Үзбәкстанда бик кыен вакытлар башланды. Матди яктан бик кыен иде. Укытучыларга бигрәк тә. Күпләр Кытайдан әйбер алып кайтып, сатып йөрде. Андый әйбер минем кулымнан килми. Эшләп тә карадым, тегеп, бәйләп тә карадым. Өйдә генә утырыр идек, балалар Америкага Greencard отты.

– Мәдинәләр артыннан кузгалдыгызмы?

– Алар ватандашлык алгач, безне чакырдылар. Асияләр аңарчы ук киткән иде. Үзең күрәсең, үзбәкләр күп монда.

– Әйе, Үзбәкстаннан үзбәк кенә түгел, бик күп татар монда. Алар никтер Татарстанга, Русиягә түгел, Америкага килгән.

– Дөресен генә әйткәндә, Татарстанда "сатлык, качтыгыз" дип кабул итмиләр безнекеләрне. Хәләлем Нәзирнең энесе күчте Казанга, "мине анда үзбәк бабай дип йөртәләр", ди. Йорт төзеп керделәр, яман тормыйлар, әмма халык кабул итми. Үзбәкстаннан киткәннәр тырыш алар.

– Чыннан да, чит җиргә яңа тормыш башлыйм дип булдыклылар гына чыгып киткәннәр бит. Кулыннан килә торганнар кузгалган. Аларның балалары да шундый ук булдыклы, алар Америкага килә.

– Безне беренче чиратта укуга тарттылар. Уку – иң мөһиме иде. Әти-әни һәрвакыт укы дип такып торды. Үзең укыгач, кияүгә дә укыган кешегә генә чыгасы килә, киленне укыганнар арасыннан алырга телиләр.

– Сез Амеркага беренче тапкыр бала карарга килгәнсез икән.

– Әйе, 1997 елда килгән идем. Үзбәкстаннан бик күп халык бара иде, кем бала карарга, кем җыештыручы булып эшләргә, кем олы яшьтәгеләрне карый. Чакыру җибәрәләр иде Америкадан, шул чакыру белән илчелеккә барсаң, виза бирәләр иде иде. Нью Йоркта агенстлыклар бар иде, эш табалар, урнаштыралар. Гаиләдә торасың, алты айга виза була торган иде, шул вакытны эшлисең дә, кабат кайтып китәсең. Минем эштән озакка китү мөмкинлегем юк иде, 6 ай бала карап кайттым. Беренче барганда электән Үзбәкстаннан күченгән яһүд гаиләсендә ике кызны караштым. Соңыннан ике ай чиста американ гаиләсендә тордым, аларда инглиз теле өйрәндем.

– Ул балалар белән ни эшли идегез? Ни ул бала карау?

– Көн буе шул балалар белән, уйнатасың, ашатасың, йоклатасың, урамга алып чыгасың.

– Үз балаңны карау бер, әмма кеше баласын карау икенче төрледер дим?

– Юктыр. Минем хуҗабикәм Шура исемле иде, балага бик күп кием аласыз дим, без бит бала яратабыз, ди. Без дә яратабыз, әмма шул кадәр кием алмыйбыз дидем. Мин күрәм, син чыннан да бала яратасың, диде. Мине җибәрәсе килмәгән иде, кайткан чакта бүләкләр төяп җибәрде. Виза белән бәйле иде китүем, 6 айга бирелгән виза бетүгә кайтып китә идем.

– Аннары кире барырга теләмәдегезмени?

– Теләмәдем. Кешедә торып бала карау түбәнчелек дип саныйм барыбер. Әйе, шундый эшләр белән шөгыльләнергә мәҗбүр булдык. Кешеләр "челночник" дигән сүзне дә күтәрде, Кытайдан тауар ташып сату да мәртәбәле хезмәт түгел. Минем кулдан килә торган эш түгел, шуңарга көчемнән килгәнен эшләдем.

– Бүген сез хаклы ялда, оныклар кырыйсыз, аларны татарча җырларга өйрәтәсез, дөресен әйткәндә, монда татарча сөйләшер кеше дә юк. Бигрәк тә Үзбәкстаннан килгән татарларны телсез дияргә була, татар телен белмиләр, бу балалар да чиста татар телен ишетмәгән, әмма матур итеп җырлыйлар.

– Без татарлар, мөселманнар дип гел әйтеп киләм. Догалар өйрәтәм. Икебез Коръән укыйбыз. Үзебезнекен белсен. Үз тарихын, телен белсә, кайдан, кем икәнен белсә – үзен ышанычлырак тоя диләр. Ырусыз, милләтсез булмый ул кеше.

Үкенеч, үз балаларыма телне яхшы итеп өйрәтә алмадым. Яшь идем, әнием әйтмешли, акча табарга тырыштык. Мәктәп балаларын тәрбияләдем. Әти олыгайгач, балалар татарча сөйләшми дигән иде, әйттем, үзебез гаепле беренче чиратта. Син дә гел генә урысча сөйләштең, без дә урысча, бакча урысча, бакчадан кайткан бала белән сөйләшергә дә вакыт юк. Әби-бабайсыз үстеләр. Үзем әби белән үстем. Әби-бабай белән үскән бала мәрхәмәтле була. Олыларга хөрмәтле була.

– Чыннан да, баланың әнисенә караганда, әбисе белән арасы җылырак була димме...

– Бәлки үзең бала үстергәндә аңлап бетмисең, йә дөнья куасың. Хәзер вакытым шул балага гына багышлана. Мәктәптән кайтканын көтеп алам, алып кайтам, музыка укытам, сөйләшәбез, җырлар өйрәтәм. "Кайтыгыз, торналар"ны тыңлаттым. Өйрәтә башлагач, башта күңеле ятмады. Ир кеше җырлый. "Сафия, балам, бу җырны минем әтием бик ярата иде, матур итеп җырлый иде, ирләр шулай җырлый", дидем. Күрәм, тыңлый, өйрәнә башлады, сүзләрен ятлап алды. Музыка куябыз, шуңа кушылып җырлый.

Раушания апаның зур гаиләсе

Раушания апаның зур гаиләсе

Сафия белән Азамат – Раушания апаның олы кызы Мәдинә балалары. Азамат колледжда белем ала, эшли. Кечкенә Сафия әбисенең юанычы, горурлыгы, татар җыеннарының артисты. Ул матур итеп җырлый, пианинода, скрипкада уйный.

Уртанчы кызы Асиянең ике кызы бар. Карина быел гына мәктәп тәмамлады, Алинә исә икенче сыйныфка укырга бара.

Раушания апаның өченче кызы Эльвира хәзерге вакытта гаиләсе белән Швециядә яши. Татар егете Руслан белән укыган җирләрендә оештырылган зур чарада танышканнар. Әллә ничаклы милләт арасында бер-берләрен табып, кавышуларына сокланырлык. Гаилә корып, кыз һәм улларын тәрбиялиләр.

– Бездә Үзбәкстаннан күп җиргә укырга китәләр иде. Даниядә уку мөмкинлеге булгач, Эльвираны шунда җибәрдек. Укып белем алсын, аннары апалары янына китәр дидек.

– Даниягә барып, Ташкенттан килгән татар егетенә кияүгә чыгуын әйтәм. Бергә укырга киткәннәр идеме?

– Гаиләдән әйтеп килгән сүзнең файдасыдыр бу: татар татарга тартыла. Без дә үз кешеләребез белән аралашабыз бит. Һолливудта торганда әрмәннәр белән аралаша идек. Мөмкинлек тугач, татар гаиләләре белән аралаша башладык. Эмилнең (Мөбәрәкшин – татар чараларын оештыручы) әнисе Дамира белән кыз чактагы фамилияләребез бер үк. Син миңа тугандыр ул, ди, туганлык җепләрен эзли (көлә).

Мин килгәч тә кызым белән киявемнән биредә татарлар бармы дип кызыксындым. Интернеттан Калифорния татарларын табып, Сабантуена бардык. Шул беренче елны танышкан татар гаиләләре белән бүген дә аралашабыз. 2007 ел бу. Танышып, сөйләшеп, телефоннар алмаштык. Хәзер шалтыратышып, сөйләшеп торабыз. Үз туганың якын булмагач, биредәге татарлар туганга әйләнә.

– Сез өч туган үстек дидегез, хәзер сезнең өчегез дә Америкадамы?

– Өчебез дә Америкада.

– Хәзер Ташкент белән бөтенләй бәйләнеш калмадымы?

– Юк. Әнием "без – адашкан кош балалары" ди торган иде. Бүген беренче ураза көне бит, мин үзбәк йолаларын яхшырак беләм, татар йолаларын белми үстек. Уразадан алдагы көнне кичтән үзбәкләр пылау пешерә. Иремнең Казандагы туганнарыннан гел сорый идем, татарлар моны ничек эшли, тегенесен ни эшләтә диебрәк сораштыра идем.

Татар хатын-кызлары киемен әбиемнән күреп кенә беләм: ул итәкле күлмәк өстеннән алъяпкыч кия иде. Хәзерге Казаннан күреп хәйран калам. Шундый матур костюмнар, искитәрлек биюләр. Бездә анысы юк. Андый җирдә үсмәдек. Үзбәк мәдәниятендә тәрбияләндек. Үзбәкчә яхшы сөйләшәм. Үзбәк балаларына урыс теле өйрәттем.

– Әти-әниегез гомер буе читтә яшәп, гомерләре шунда үтеп, каберләре шунда калды. Туган җирләрен сагына иделәрме?

– Без кайта торган идек авылга. Безнең Казанда беркемебез дә юк, бер елны анда барган идек, туктарга урын булмады. Ә Башкортстанга кайта идек. Һәр ике өч ел саен әти-әни безне алып бара иде.

– Бүген Башкортстан белән бәйләнешләрегез бармы? Туганнарыгыз исәнме?

– Булырга тиеш. Әбиемнең беренче иреннән калган балаларының балалары булырга тиештер. Миякә районы Чурай авылында Зәйтүнә апа бар иде, аның улы Рәшит иде. Тагын Маһинур апабыз бар иде. Солтан абый аның ире иде. Без бала чакта ешрак йөри идек, үскәч алай йори алмадык. Бер ел Гәйнәгә кайттык әнием белән.

Үз нәселебез белән бик горурланабыз. Әбиемне әни дип үстем, бик күп сөйли иде,аның әтисе Мәккәгә ике тапкыр барган, мулла булган. Беләбез – кем без, кайдан без. Әмма адашкан кошлар. Үз оябызда яшәмәгәнбез.

Әтием бөтен тарихны язып калдырды. Үзе исән чакта кадерләмәгәнбез, укырга тәкатем дә, теләгем дә юк иде. Хәзер укыйм, "маладис әти булган бит", дим. Әбием сөйли торган иде, ә без сеңлем белән: "и әби, аны бер сөйләдең бит инде, кабат сөйлисең", дип тыңламый кача торган идек. Абыйларын, үз тормышын, Кытайга барганын сөйли торган иде.

– Сез бүген интернетны, Фэйсбукны бик актив кулланасыз. Кемнәр белән аралашасыз?

– Бер-ике укучым бар, Ташкентта укыткан. Монда танышкан дуслар, сеңлем, абыем белән дә шунда аралашам. Кичә абыемның хатынының туган көне иде, алар фото куйган, шунда котлап яздым. Минем абыемның хатыны белән сеңлемнең ире бертуганнар.

– Үзегезнең туган җирегез, балаларыгыз туган җир, әти-әниләрегезнең каберләре калган җир, юксынасыздыр, Раушания апа, Үзбәкстанны сагынасыздыр?

– Юк, сагынмыйм. Үзем дә шуңарга хәйран калам. Әллә бар балаларым да шушында булганга. Беренче елларда ахирәтләремне сагына идем. Хәзер юк, сагынмыйм.

– Американка булып беттегез инде?

– (Көлә) бик американка түгел инде... Мин бит барыбер өйдә генә, балалар карыйм. Килеп эшләгән чакта хуҗабикә "ашарга пешермә, ул синең эшең түгел, балалар карагач, җиткән", ди торган иде. Ул эштән арып кайта, аш пешереп көтеп тора идем. Үз балаларымны карасам иде, дип хыяллана торган идем.

– Хыялларыгыз тормышка ашкан инде, хәзер сез олы бер гаиләнең үзәге.

– Үзбәкләрдә "баш "диләр, балаларыңа баш бул дип телиләр теләкне. Балаларга баш булып утырам менә.

– Бакча да үстерәсез бит әле?

– Үстерәм. Яратам бакчаны. Элекке ел Эльвираның балалары монда булды, аларны карадым. Быел үзебез генә, Сафияны мәктәпкә илтәм дә, үземнең эшләремне карыйм.

– Ниләр үстерәсез бакчада?

– Помидор, кыяр, татлы борыч. Агачлар да утырттым. Бүген генә әйттем әле Нәзиргә, берәр нәрсә утыртырга булса, интернеттан карарга кирәк икән, мин бит агроном түгел. Түтәл генә түгел, берәр нәрсә кагып куям. Үзем әйтәм, әтием минем белән горурланыр иде, дим. Минем әтием шуның ише кул эше ярата иде. Өйдәге барлык эшне үзе эшләде. Абыем аңарга охшаган.

– Сезне эшләтеп үстерделәрме?

– Без эшли идек. Ял көне яту юк иде, өй эшен карый идек. Үзебез эшли идек. Безне бик дус итеп үстергәннәр – сеңлемне, абыемны бик яратам мин. Алар җыелсалар, мин монда көнләшәм. Алар да әйтә: "син генә җитмисең монда", диләр. Алар икесе дә Нью Йоркта яши. 7 елда 3-4 мәртәбә бардым, үзләре ике тапкыр килделәр.

– Сезнең балаларыгыз да бик тату бит?

– Ул турыда балаларга гел әйтеп торырга кирәктер дип уйлыйм. Кем кирәк – туганың кирәк. Бергәләп ярдәм итәргә. Шундый очрак булды: Асия дусларын чакырган, апасы Мәдинәне чакырмаган. Асия шалтыраткан иде, әйттем: "беренче апаңны чакыр, аннары дусларыңны чакыр", дидем.

Эльвира килгәч тә, апаларына рәхмәт, бергә торырга туры килде, 6 ай Мәдинәләр йортында яшәделәр. Биредә калырга булгач, фатир алып чыктылар. Хәзер без Азаматка һәрвакыт әйтәбез: "Сафия – синең сеңлең, аны кара, сакла", Сафияга да "абыеңны тыңла, хөрмәт ит", дип гел кисәтеп торам. Яшьлектән, балалыктан өйрәтергә кирәктер. Гаиләбездән киләдер, әнием дә "абзыкаем, абзыкаем" дип кенә торды. Әтием дә, бер апасы бар иде, бик яратты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG