Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым мөфтияте: мөселманнарның өйләрендә тентүләр уза


Басып алынган Кырымда мөселман гыйбадәт йортларында тикшерүләр һәм тентүләр уза. Бу хакта Кырым мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Соңгы атналарда ислам уку йортларында, имамнарның өйләрендә федераль экстремистик материаллар исемлегенә кертелгән тыелган китапларны эзләү максатыннан тикшерүләр һәм тентүләр уза», диелә нәзарәтнең белдерүендә.

Кырым мөселманнары мөфтие урынбасары Айдер Исмаилов сүзләренә, Украинада беркайчан да мондый тыелган китаплар исемлеге булмаган һәм шуңа моны игътибарга алырга кирәк.

«Әлеге китапларның бер өлеше ниндидер секта юнәлешендә түгел, алар аерым алганда Мәскәүдә нәшер ителеп монда Русиядән килеп кибетләрдә сатылды һәм халык аны алды», диде ул.

Әлеге тыелган китаплар исемлеген мөфтият үз рәсми сәхифәсендә бастырды.

XS
SM
MD
LG