Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һуманитар кәрваны Луганскига таба бара


Русия һуманитар кәрваны көньякка сепаратистлар контролендә булган Лугански шәһәренә таба юл алды. ДПА (алман мәгълүмат агентлыгы) атнакич көнне Европа пресс-агентлыгы фотографына сылтама белән 280 йөк машинасының Луганскидан ерак булмаган Русиянең Каменск-Шахтинскийдан 100 чакрым төньяктарак баруын әйтте. Кәрванның Воронежда төн үткәрүеннән соң, Луганскига таба китүен Associated Press та хәбәр итте.

Русия агентлыкларында кәрванның хәрәкәте турында бернинди дә мәгълүмат юк.

Элегрәк кәрван төньяккарак китеп украина хакимияте контролендә булган Харьков өлкәсенә барыр дип көтелгән иде. Лугански белән Русия чиген сепаратистлар контрольдә тота.

Мәскәү үз гамәлләрен Кызыл Хач белән килештерүен әйтә, әмма һуманитар оешманың вәкиле Анастасия Исюк Associated Pressка әңгәмәдә Русия белән Украина белән сөйләшүләр баруын, әмма кәрванның кайда булуын раслый алмавын әйтте.

Киев кәрван Русия гаскәрләре бәреп кертү өчен кулланыла ала дип борчыла.

XS
SM
MD
LG