Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:48

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VI Бөтенрусия корылтаенда фәннәрне татар телендә укыту кирәклеге, татар теле дәреслекләре мәсьәләсе турында сөйләштеләр.

10-13 августта үткән татар теле һәм әдәбияты укытучылары корылтаенда милли мәгариф мәсьәләләренә багышланган фикер алышу мәйданчыклары оештырылды. Алар Саба районында үткәрелде, биредә корылтайның йомгаклау өлеше дә булды.

Әлеге мәйданчыкларның берсендә мәктәпләрдә фәннәрнең татар телендә укыту кирәклеге мәсьәләсе күтәрелде. Казанның икенче татар гимназиясе җитәкчесе Кәмәрия Хәмидуллина фәннәрнең татар телендә укытылуы БДИ бирүгә киртә булмавы хакында әйтте. Әлеге гимназиядә фәннәр татар телендә укытыла.

“Химия, физиканы татарча укыта башласак, интерннетта мәгълумат русча, ә бала интернетка кереп тә эшләргә тиеш, диелде. Җәмәгать, бүгенгесе көннең чынбарлыгы менә шушыннан гыйбарәттер. Әти-әниләр: “Татарча укып, БДИ бирә алмый бит балалар”, дип әйтәләр, без әти-әниләргә җавапсыз калабыз, ә без җавапсыз калырга тиеш түгел.

Без ана телендә язылган дәреслекләргә заказ биреп, ана телендә укытырга тиешбез. Һәм бу рус телендә химияны белмичә кала дигән сүз түгел. Гомумән, бер генә телдә бара алмый хәзерге көндә дәресләр. Без бернәрсәдән курыкмыйча татар телендә укытуыбызны әгәр максат итеп куябыз икән, безнең балалар рус телен дә беләчәкләр, ана телен дә бер дигән итеп беләчәкләр һәм үсеш тә алачаклар.

Җәмәгать, бала алдында төп дәреслек ана телендә ята икән, ул әле бу дәрестә рус телендәге, инглиз телендәге сүзләр керми дигән сүз түгел бит. Өстәмә дәреслекләр, өстәмә мәсьәләләр җыентыклары бирелергә мөмкин. Алар рус телендә булырга мөмкин. Әйдәгез, без милли мәктәп төшенчәсенә масштаблы якын килик. Без бит чикләнгән мөмкинлекләргә ия булган мәктәп турында сүз алып барырга тиеш түгелбез. Ә милли мәктәпнең беренче күрсәткече - ул предметны ана телендә укыту", диде Кәмәрия Хәмидуллина.

Казанда балаларның 31% гына татарча укый

Корылтайның пленар утырышында кайбер статистик мәгълүмат та китерелде. Әлеге мәгълүматка күрә Казан шәһәре мәктәпләрендә балаларның ни бары 31 проценты гына татар телендә укый.

Казан мәктәпләрендә татар телендә укыган балалар саны

Казан мәктәпләрендә татар телендә укыган балалар саны

Татар телен укыткан мәктәпләр саны кими

Утырышта китерелгән мәгълүматларга күрә, 2014 елда Русия төбәкләрендә татар телен укыткан мәктәпләр саны тагын да кимегән. Мисал өчен, таблицадан күренгәнчә, Краснодар өлкәсендә бер мәктәп тә калмаган.

Русия төбәкләрендә татар телен укыткан мәктәпләр саны

Русия төбәкләрендә татар телен укыткан мәктәпләр саны

Татар дәреслекләре бар, әмма аларга ихтыяҗ аз

Мәгариф министрлыгының бүлек мөдире Әнисә Морозова фикер алу чарасында әйтеп узганча, бүгенге көндә Татарстан мәктәпләрендә фәннәрне татарча укыту өчен дәреслекләр бар, әмма аларга ихтыяҗ аз.

"Безнең бүгенгесе көндә беренче класстан алып унберенче класска кадәр барлык фәннәр, физкультура белән музыкадан кала, татарчага тәрҗемә ителгән, димәк, татар телендә федераль дәреслекләргә таянып, татарча укыту мөмкинлеге бар. Әлбәттә, бу безнең өчен дә проблем, чөнки дәреслекләрнең заказы кечкенә булган саен, бәясе дә югарырак була. Татар мәктәпләре бар, татар гимназияләре бар, әмма дә ләкин бүгенге көндә татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләргә ихтыяҗ зур түгел. Әмма шуны да әйтергә кирәк: бу ихтыяҗ соңгы елларда бераз арта башлады”, диде Әнисә Морозова.

Русиянең башка төбәкләре өчен башлангыч класс дәреслекләре федераль исемлеккә кертелгән, диде ул.

“Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре буенча, безнең барлык башлангыч класс дәреслекләре бүгенгесе көндә федераль исемлектә бар. Димәк, сезнең төбәкләрдә бу дәреслекне легитим рәвештә, заказ биреп, кулланырга мөмкин. Төп һәм урта мәктәп өчен бу процесс шулай ук бара, дәреслекләр инде эшләнә башлады, федераль исемлеккә керү өчен, аның тулаем эшләнеп бетүе кирәк, биштән алып тугызга кадәр. Барлык дәреслекләр яңа стандартлар буенча эшләнә”, дип сөйләде Әнисә Морозова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG