Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:35

Татарстанның тарихи Болгар шәһәрендә үткән "Түгәрәк уен" Бөтенрусия татар фольклоры фестивалендә Удмуртиянең төрле төбәкләреннән коллективлар катнашты. Милләттәшләребезнең чыгышлары уңышлы булды.

"Асылъяр" балалар фольклор коллективы күптән түгел оешты. Җитәкчеләре Лариса Гайнетдинова коллективка малай-кызларны җыеп, аларга борынгыдан килгән йолаларны өйрәтү, милли моңнарыбызны күңелләренә кечкенәдән сеңдерүне максат итеп куйды. Татар һәм катнаш гаиләләрдә үсүче балалар тиз арада үзләренә таныш булмаган сүзләрне ятлап, бүгенге заман көйләреннән аерылып торган халкыбыз җырларын өйрәнде. Алар инде Казанда балалар арасында уздырылган фестивальдә җиңү дә яулап кайтты.

“Асылъяр” ансамбле Нәүрүз күренешен сәхнәләштерде. Ул халык җырларын, такмакларын, уеннарын үз эченә алган бик матур бер сәхнә күренеше булды.

Фәния Гадальшина (с), Диләрә Шәрипова, Лариса Гайнетдинова, Айгөл Гимазиева

Фәния Гадальшина (с), Диләрә Шәрипова, Лариса Гайнетдинова, Айгөл Гимазиева

Нәкъ шушы Нәүрүз бәйрәме күренешенә тагын үзгәртмәләр кертеп, “Асылъяр” ансамбле татарларның борынгы тарихи урыны – яңадан торгызылган Болгар шәһәрендә булып узган VП Бөтенрусия татар фольклоры фестивалендә катнашты. Ансамбль “Иң яхшы балалар фольклор-этнорафия коллективы” номинациясендә 1нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкленде. Ансамбльнең җитәкчесе Лариса Гайнетдинова сүзләренчә, ул балаларны шундый зур фестивальгә алып барып, аларга тарихи урыннарны күрсәтүне, башка коллективлар белән танышуны максат итеп куйдым дип сөйләде. “Балалар белеп үсәргә тиеш, татарлар төрле илләрдә, төбәкләрдә яши. Безнең җырларыбыз бер, йолаларыбыз уртак. Яшьтәшләре дә алар кебек үк борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне саклап килә”, диде Лариса Гайнетдинова.

"Асылъяр" ансамбле "Түгәрәк уен"да

"Асылъяр" ансамбле "Түгәрәк уен"да

Быелгы “Түгәрәк уен”ны оештыручылар өлкәннәрдән тыш балалар коллективларын чакыруы бик кирәкле дип уртаклашты Лариса Гайнетдинова. Малай-кызлар әби-бабайларның биюләрен, җырларын күреп, отып калсын. Аларга үзләренә ансамбльдә шөгыльләнергә дә җиңелрәк булачак, буыннар арасында бәйләнеш булырга тиеш дигән фикердә коллектив җитәкчесе.

Удмуртиядән башка еллар белән чагыштырганда бик күп коллективлар катнашкан. Һәр катнашучы өчен бу зур бер мәктәп булган.

Нәүрүз күренешенә кертелгән яңа җырларны өйрәнү балаларга җиңел бирелгән. Җырның көе дә алар күңеленә хуш килгән. Балаларның күбесе хәзер ялга киткән, шуңа да без ансамбльгә йөрүче Айгөл Гимазиева һәм Диләрә Шәрипова фестивальдә аерым җырлар белән чыгыш ясаучыларны тыңлап, коллективларны да карап, мөһим нәтиҗә ясаган. “Коллектив белән чыгыш ясау күңеллерәк, дөрес, җаваплылык та зур. Барысы да бер бөтен булырга тиеш”, дип уртаклаштылар кызлар.

Диләрә Шәрипова белән Айгөл Гимазиева

Диләрә Шәрипова белән Айгөл Гимазиева

Ансамбль яңа костюмнар да булдырган. Киемнәр безнең әби-бабаларыбызда кулланышта булган эскизларга нигезләнеп эшләнгән. Балалар күңеленә алар хуш килгән.

Бәлки шуңа да “Шатлык” ансамбле җитәкчесе Фәния Гадальшинаның милли күлмәге кызларда кызыксыну уятты. Фәния ханым әлеге костюмнарга ярты гасыр булуын әйткәч, аларның яхшы саклануына гаҗәпләнде кызлар.

Түгәрәк уен фестивале борынгы йолаларны кайтару, халкыбыз көйләрен, биюләрен саклап калуны максат итеп куя. Шуңа да фестивальдә катнашучылар тарафыннан игътибар заманча тегелгән сәхнә костюмнарына түгел, борынгы киемнәргә бирелә. Фәния ханым “Түгәрәк уен”да берничә тапкыр катнашты. Хәзер ул мөнәҗәт өйрәнеп барган. “Элек мөнәҗәтләрне башкарырга туры килсә, аны аңлап җиткермәгәнен, хәзер аларны җирле композитор Рәиф Бәһәветдинов белән халкыбызга җиткерү өстендә эшлибез”, диде Фәния Гадальшина.

Фестивальдән бер мизгел

Фестивальдән бер мизгел

Фестивальнең махсус бүләген дә ижаулар алган. “Түгәрәк уен” фестиваленең “Ишан Хәбибулла Хансөяров” исемендәге махсус приз Фәния Гадальшинага тапшырылды. Тагын бер махсус приз – иң кечкенә катнашучы Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылыннан коллектив әгъзасы алты яшьлек Руслана Касимовага бирелде. Фестивальдә тапшырылган бүләген Руслана эшкә дә җиккән – авылдашларын фотога төшереп йөри икән.

“Түгәрәк уен”нан һәр кеше рухи көч туплап кайткан. Коллективлар үзләренең эш юнәлешен дә билгеләгән.

XS
SM
MD
LG