Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина чик хезмәте Русиядән килгән һуманитар йөкне тикшерә


Украина дәүләт чик хезмәте һәм таможня Русиядән китерелгән һуманитар йөкне тикшерә.

Facebookта Украина көнчыгышындагы хәрби чара матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, йөкне тикшерү һәм теркәү “Донецк” (сепаратистлар контролендәге “Изварино” украин ягында)гы урында бара. Анда 41 украин чик сакчысы һәм таможняның 18 хезмәткәре катнаша. Алдан сөйләшенгәнчә, йөк Луганскига юл алачак. Элегрәк йөкне теркәү Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре катнашында башкарылачак, ә һуманитар ярдәмне алучы Кызы Хач халыкара комитеты булачагын әйтелгән иде.

Тикшерүгә йөк машиналарындагы әйберләрне күрсәтү өчен Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте вәкилләрен дә чакырган. Барлыгы 20дән артык машина тикшерелеп аларда ярма тулы капчыклар, балалар ризыклары, су һәм дизель-генераторлар булуы ачыкланган.

300гә якын һуманитар ярдәм төялгән “Камаз” машиналары Мәскәү янындагы Наро-Фомински шәһәреннән 12 август көнне чыгып киткән иде.

XS
SM
MD
LG