Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак йорт: АКШ президенты Барак Обама Эстониягә киләчәк


Барак Обама
Барак Обама

АКШ президенты Барак Обама сентябрьдә Эстониягә киләчәк. Бу хакта Ак йортның матбугат хезмәте белдерә.

Обама бу сәфәре вакытында Балтыйк буе илләре башлыклары: Эстония президенты Тоомас Хендрик Ильвес, Латвия президенты Андрис Берзиньш, Литва президенты Даля Грибаускайте белән төбәк иминлеге турында сөйләшәчәк.

Ак йортның бу белдерүендә, Украинадагы соңгы вакыйгалар сәбәпле, АКШның Үзәк һәм Көнчыгыш Европадагы беректәшләрен тынычландыру өчен адымнар ясавы һәм бу сәфәрнең халыкара йөкләмәләрнең үтәлешенә тугрылыкта калуын дәлилләве әйтелә.

Барак Обама Эстониядән Уэльста узачак НАТОга кергән илләрнең җитәкчеләре очрашуына китәчәк.

XS
SM
MD
LG