Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:20

16-17 август көннәрендә Болгарда беренче тапкыр "Бөек Болгар" тарихи фестивале оештырылды. Чарада Русиянең төрле төбәкләреннән килгән борынгы чор сугышчылары киемнәре кигән ир-егетләр тамашачыларга сугыш алымнарын, һөнәрчеләр исә үз осталыгын күрсәтте.

"Бөек Болгар" фестиваленең ачылышы 16 август көнне көндезге 12 тулганда Җәмигъ мәчете алдында корылган сәхнәдә Татарстан түрәләренең чыгышлары белән ачылып китте. Җыелган халык исә бу чыгышлардан бигрәк, Русиянең төрле өлкәләреннән килгән урта гасыр киемнәре кигән сугышчыларны күзәтте.

Алар өчен Җәмигъ мәчете белән Истәлек билгесе бинасы уртасындагы мәйданда агач корылмалар белән уратып алынган махсус мәйдан ясалган иде. Урта гасыр сугышы алымнарын күрсәтү нәкъ менә шушы мәйданда башланып китте. Башларына тимер саклагыч кигән, аяк-кулларын төрле тимер кисәкләре белән чорнап куйган, бер кулларында очсыз кылыч, икенче кулларына калкан тоткан сугышчылар башта берәм-берәм көрәште. Алга таба күпләгән сугышчы катнашкан орышуны да күреп булды.

Кагыйдә буларак сугышчыларның җиңүе аларның үз көндәшләренә кылычлары белән күбрәк сугуы нәтиҗәсендә билгеләнде. Һәр сугышчыны аерым хөкемдәр күзәтеп торды. Көрәшләр ике минут барды. Аннан парлар алмашынды.

"Сугыш" мәйданында "Әйдә Вася, әйдә кысрыкла!", "Дима бирешмә, нык тор, тырыш!" дигән урысча җөмләләр баштан ахырга кадәр яңгырап торды. Вакыт-вакыт тамашачылар арасыннан яулыклы татар апаларының "Монысы ник тегенең башына тимер белән суга икән инде, борынгыдан булган күрәсең", дигән сүзләре дә ишетелгәләп алды.

​Оештыручылар алданрак бу тамашаны карарга Болгарга 10 меңләп тамашачы киләчәк дип әйткән булса да, килүчеләрнең саны 3-4 меңнән артмады. Һава торышының кояшлы һәм 35 дәрәҗәдән арткан эсселектә булуы тамашачыны мондый көрәшне караудан ардырды булса кирәк, төштән соң күпләр "сугыш" мәйданыннан ярминкә мәйданына таба авышуны өстен күрде, "сугыш" мәйданы бушап калды.

Фестивальнең ярминкә мәйданында кемдер казанда пешкән пылау, сарык итләре белән тамак ялгап алды, кемдер үз көчен сөңге һәм җәядән ук атуда сынап карады. Бу урыннардан ерак та түгел өстенә "Медовуха" дип язылган мичкәләрдән әче бал сатып алучылар да күренде. Әмма исереп тәртип бозып йөрүчеләр булмады.

Фестивальдә тамашачылар өчен мастер-класслар да оештырылды. Балчыктан чүлмәк ясау, кубызда уйнарга, төрле биюләр биергә өйрәтү кебек чаралар фестивальгә ямь өстәде.

"Бөек Болгар" фестивалендә сәүдәгәрләр дә үз тауарларын сатып калырга тырышты. Болар арасында тимердән эшләнгән йорт кирәк-яраклары, агач тустаганнар, кашыклар, балчыктан ясалган чүлмәк-табаклар һәм башкаларны күпләр яратып сатып алды.

Баштарак Болгар тыюлыгында Куликово сугышы тамашасы узачагы әйтелгән иде. Аның Болгар тыюлыгында үтәчәге билгеле булгач социаль челтәрләр бу чараның мөселманнар өчен изге саналган Болгар каласында уздыруның урынсызлыгы турындагы язулар белән тулды. Ахыр чиктә Татарстан митрополиясе Куликово сугышы тамашасын уздырудан баш тартты.

20 августта исә Болгар тарихи-археологик комплексында ЮНЕСКОның халыкара билгеләре һәм истәлекле такталары куелачак.

Бу көнне тантаналы чаралар да узачак. Чәршәмбе анда Бөтендөнья мирас комитеты вәкилләренең дә килүе көтелә.

Билгеләрне урнаштыру урыннары һәм дүрт телдәге текстлары (татарча, инглизчә, гарәпчә, урысча) Париждагы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты белән килештерелә.

Билгеле булганча, быел 23 июньдә Болгар комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG