Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:38

"Һәр тарафта артка чигенү бара"


Сулдан уңга: Абрек Шәйдуллин, Әсгать Сәлах, Альфред Зәйнуллин, Равил Закиров сөйләшү вакытында

Сулдан уңга: Абрек Шәйдуллин, Әсгать Сәлах, Альфред Зәйнуллин, Равил Закиров сөйләшү вакытында

1989 елда Татарстанда, Русиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә иҗтимагый үзәкләр төзелде. Шушы ТИҮләр 1990 елның 30 августында Татарстан мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итүдә зур урын тотты. Азатлык хәбәрчесе Әлмәт каласы милләтпәрвәрләреннән бүгенге вазгыять турындагы фикерләрен белеште.

1989-90нчы елларда мөстәкыйльлек өчен көрәштә Әлмәт каласы милләтпәрвәрләре дә кулларыннан килгәнчә эш алып барды. Без шул чорларда Әлмәт татар иҗтимагый оешмаларында көч куйган шәхесләрнең кайберләре белән очраштык. Сөйләшүдә язучы, шәһәрдә ТИҮ оештыручыларның берсе булган Әсгать Сәлах, шушы хәрәкәткә зур өлеш керткән Абрек Шәйдуллин, Альфред Зәйнуллин, Равил Закиров үз фикерләрен белдерде.

Сорауларның күпчелегенә язучы Әсгать Сәлах җавап бирде.

– Әсгать әфәнде, Әлмәт ТИҮе оешуының тарихы, алшартлары хакында сезгә күп нәрсә таныштыр, чөнки биредә оештырылган шушы оешманың рәис урынбасары, рәисе булып эшләргә туры килә. Менә шул чорларны искә алыйк әле.

– Татар иҗтимагый үзәген, аның бүлекләрен төзү хакында Казанда зур җыен булган иде. Шул җыенда катнашкан мәгарифнең, профсоюзның тәҗрибәле хезмәткәре Мөҗәһит абый Хәйдәров Әлмәткә бик канатланып кайтты. 1989 елның апрель азакларында бездә дә ТИҮ оештыру җыены узды. Бу җыен күп халык катнашында, катлаулы шартларда үтте. Әлбәттә, күпчелеге үзебезнең татарлар иде. Шул ук вакытта безне сөймәгән, безнең теләкнең тормышка ашмавын теләгән башка милләт вәкилләре дә җитәрлек иде. Алар төрле урынсыз сораулар, кычкырулар белән безгә комачауларга тырышты. Ләкин без үз юнәлешебездә нык тордык. ТИҮне оештыру, аның максатлары хакындагы чыгышны мин ясадым. Татар һәм урыс телләрендә булды ул. Шушында ук президиум исемлеге төзеп, аны тавышка куйдык. Исемлеккә иллегә якын кеше кергән иде. Мөҗәһит абыйны президиум, оешып килүче татар оешмасы рәисе итеп сайладык. Ә мине урынбасар иттеләр.

– Әсгать әфәнде, Шушы җыенда татар мәнфәгатен кайгырткан нинди максатлар куелды, аның үтәләсенә ышанычыгыз бар идеме?

– Без татар мәнфәгате юнәлешендә унике маддәдән торган таләпләрне күтәрдек. Анда татар театрына бина алып бирү, Әлмәттә мөстәкыйль татар газетын булдыру, татар гимназиясен ачу, татар мәктәбе саналган, инде урыслашкан икенче мәктәпне кабат татар рухына кайтару, башка милли мәсьәләләр хакында әйтелде.

– Шушында күтәргән таләпләрнең кайберләре булса да үтәлде шикелле, шул ук татар мәктәпләре сездә дә, башка төбәкләрдә дә ачылды. Ә менә хәзер сез әйткән мәктәпләрнең бүгенге хәле ничек?

– Менә без таләп итеп ачылган мәктәп әйбәт кенә кенә эшләп килде. Ләкин анда соңгы вакытта татар телендә укытуда сүлпәнлек сизелә дигән сүзләрне ишетәм. Татар гимназиясен дә ачуга ирешкән идек бит. Кызганычка каршы, бу гимназиянең дә “татар” дигән исемен алып ташлаганнар.

– Бу инде Әлмәттә милли мәгарифне бетерәләр, юк итәләр дигәнне аңлатмыймы?

– Нәкъ шуңа ошап тора. Теге елларда безнең таләп белән ачылган “Әлмәт таңнары” газеты белән дә шул ук хәл . Аны ачу, җитәкләү эшен заманында шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге миңа тапшырган иде, бу эштә тугыз елдан артык булдым. Ул чакта “Әлмәт таңнары” көрәшче газет иде. Бүген аны көрәшче матбугат дип әйтү көлке булыр . Менә безнең башлангыч белән төзелгән мәчетебездә дә эшләр куанырлык түгел шикелле.

– Әлмәт төбәге нефть белән нык танылган. Аны чыгару, сату шәһәр татарына, гомумән милләткә нинди дә булса файда китерәме?

– Бу юнәлештә нәрсә дә булса әйтү авыр. Монда прокурорлар эшләргә тиешләр, ләкин алар эшләми.

– 90нчы елларда әлмәтләр Казанда узган урам җыеннарында, хәтер көннәрендә күпләп катнашты. Ә хәзер бик күренмисез кебек?

Бу сорауны Альфред Зәйнуллин җаваплады:

– Алай күпләп булмаса да, ел саен 4-5 кеше үзебезнең транспорт белән барабыз. Миңа чыгышлар да ясарга туры килә. Ул елларда безнең казна акчасының 98 %ы Мәскәүгә китә иде. Ә шушында калган барлык пычрак , авырлык Татарстан халкы җилкәсенә төште. Элекке нефтьчеләребез дә төрле авырулардан чирләп, үлеп беттеләр.

– Әсгать әфәнде, менә хәзерге вакыттан чыгып караганда 90нчы елларда күтәрелгән милли мәсьәләләр уңай хәл ителеп, татар үзенчә яши ала идеме?

– Юк, әлбәттә. Чөнки мөстәкыйльлеккә ирешә алмадык. Конституциябез дә үзгәртүләргә дучар ителде. Яшәү безнеңчә түгел. Нефть тә без теләгәнчә халыккка хезмәт итми. Мөстәкыйльлек булса, аны табу, чыгару безнең карамакта булыр иде. Менә әңгәмәдәшләрем әйтә, Ельцин заманында нефть файдасыннан безгә 50% калган. Хәзер инде 20 % кына кала икән.

– Байлыкның Мәскәүгә китүе беркемгә дә сер түгел. Ә менә шушы җирлектә татар телен куллану, шәһәрдәге урамнарга татар исемнәрен, атамаларын бирү ни дәрәҗәдә?

– Бу юнәлештә без әле дә көрәшне дәвам итәбез. Теге елларда Әлмәттә 180 урам бар иде. Шуның 18е генә татар шәхесләре белән бәйле иде. Бу 10% дигән сүз. Без шунда иллегә-илле дигән таләп куйдык. Ләкин еллар узгач та бу күрсәткечкә ирешә алмадык. Шулай да урам атамаларының 35%ында хәзер татар сүзләре чагыла. Бу аз әлбәттә, димәк, тагын да көрәшү кирәк.

– 90нчы елларда Татарстан җитәкчеләре дә татарча белергә тиеш дигән таләпләр еш яңгырады. Бүгенге көндә дә шушы сүзләр үз көчендә калмы?

– Безнең Әлмәттә ул елларда урыс булган, хакимияттә эшләгән кешеләр татар телен өйрәнә башлаган иде. Аннан соң бу күренешләр бетте. Монысы инде ТИҮнең үз көчен югалта бару белән бәйледер. Транспортта да татарча игъланнар бетте. Һәр тарафта артка чигенү бара.

– Менә шушы күренешләрнең артында татар оешмаларының эшләмәве ята түгелме, милли хәрәкәткә инде яшьләрне тартып булмыймы? Киләчәккә өметләрегез бармы?

– Әйе. Без олы яшьтә. ТИҮгә яшьләр килми. Бинабыз бар иде. Аны да тартып алдылар. Җыелып сөйләшергә урыныбыз юк. Милләт өчен көрәшү безнең кебек картлар кулыннан килми инде. Безгә алмашка милли хисле, милле аңлы, әзерлекле яшьләр килергә тиеш.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG