Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

"Русия Көнбатышка яңа чикләүләр исемлеге әзерләгән"


Русия хакимиятләре Көнбатышка каршы яңа чикләүләр исемлеге әзерләгән. Ул Европа Берлеге һәм АКШ яңа чикләүләр керткән вакытта гына тормышка ашырылачак. Бу хакта "Ведомости" газеты яза.

Мәскәү әзерләгән исемлектә кайбер сәнәгать таварлары, аерым алганда, автомобильләр һәм медицина эшләнмәләре бар, дип хәбәр итә бу басма ике түрәгә сылтама биреп.

Белгечләр Европа һәм АКШтан машиналар кертүне бөтенләй тыю базарны яңадан бүлүгә китерәчәк, дип белдерә. Медицина җиһазларына килгәндә, югары технологияле җиһазлар Русиягә читтән кертелә. "Әгәр аларны кертүгә чик куелса, Русиядә авырырга ярамаячак", дип белдерә бер ширкәт вәкиле.

7 августта Русия хөкүмәте АКШ, Европа Берлеге, Канада, Австралия һәм Норвегиядән азык-төлек кертүне тыйган исемлекне игълан итте.

XS
SM
MD
LG