Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәктәпләренең дүрттән бере Роспотребнадзор күрсәтмәсен үтәмәгән


Роспотребнадзор хәбәр итүенчә, Татарстандагы мәктәпләрнең 74,2% әлеге идарә кушканнарны үтәгән. Роспотребнадзор ашханәләрне рәткә китерергә, су белән тәэмин итүне яхшыртырга, яңа җиһаз сатып алырга, медцина ярдәме күрсәтү урынын һәм ашыгыч хәбәр итү җайланмасын яхшыртуга кагылган эшләрнең калган 25%тан артык мәктәпләрдә ахырына җиткерелмәвен белдерә.

Татарстандагы 1014 мәктәп тикшерелгән, аның 848е уку башларга яраклы дип табылган. Татарстандагы 1776 мәктәп Роспотребнадзор контролендә. Быел Татастанда беренче сыйныфка 39044 бала киләчәк, бу укучыларның 10,5% тәшкил итә дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG