Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Донецки халык республикасы"нда үлем җәзасы кертелде


Үзләрен "Донецкий халык республикасы" дип белдерүче җитәкчелек үлем җазасы да булган "Җинаятьләр кодексы" кабул ителүне белдерде.

Әлеге үзбилгеләнгән "республика"ның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бу кодекс Русия кануннарына нигезләнгән.

"Республика премьер-министры, эчке эшләр министры" Александр Карман, сугыш беткәч бу кануннарның кешелекле итеп үзгәртеләчәген белдерә. "Беренче вице-премьер" Владимир Антюфеев үлем җәзасын, үч алу түгел, ә социаль яклауның иң югары баскычы, дип әйтә.

Русиядә 1997 елдан үлем җәзасына мароторий кертелгән.

XS
SM
MD
LG