Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:44

Донецкида җәмигъ мәчетенә туп ядрәсе төшеп зыян килгән. Низаг башланганнан соң әлеге мәчет ябык торган.

Донецкида җәмигъ мәчетенең гөмбәзен туп ядрәсе тишеп кергән. Украина мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Сәид хәзрәт Исмәгыйлев Азатлыкка әйтүенчә, мәчетнең эченә дә зыян килгән.

Донецкида бәрелешләр башланганнан бирле әлеге мәчет ябык торган, чөнки ул Донецки һава аланы янында урнашкан, ә анда даими рәвештә атышлар бара. Хәтта Рамазан аенда да мөселманнар анда тәравих намазына җыела алмаган.

Донецки җәмигъ мәчете

Донецки җәмигъ мәчете

Мәчет үзе 1997 елда төзелгән һәм узган елны капиталь ремонт ясалган булган.

"Элек җомга намазларына анда 200-300ләп кеше җыела иде. Мин анда 2001-2002 елда имам булып һәм мәчетнең беренче катында урнашкан Ислам университеты хезмәткәре булып тордым", ди Исмәгыйлев.

Ул сугыштан соң гөмбәзне тулысынча алмаштырырга кирәк булачагын әйтә.

"Әле ярый ракета манарага эләкмәгән, ул чакта мәчет диварларына да зыян килер иде", ди ул.

Социаль челтәрләрдә туп ядрәсен кайсы тараф атканлыгы турында бәхәсләр бара. Хәтта җирле мөселманнар арасында бу хәл тарткалаш та тудыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG