Accessibility links

Кайнар хәбәр

20-24 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре үтә


Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле

20-24 августта Мәскәүдәге төрле мәйданнарда Татарстан сәнгать осталары концертлары булачак, гамәли сәнгать һәм милли тавар җитештерүче осталарның, Мәскәү төбәгендә яшәүче рәссамнарның күргәзмәләре оештырылачак.

Мәдәният көннәренең рәсми ачылышы 22 август көнне Мәскәү халыкара музыка йортында үтә. Сәхнәгә 300 сәнгатькәр чыгачак.

Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге белдерүенчә, чара кысаларында I дөнья сугышында катнашкан татарларга багышланган "Незаметные герои неизвестной войны" документаль фильмы тәкъдим ителәчәк. Күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинга багышланган "Туфан Туфан инде ул" фильмы күрсәтеләчәк.

Камал театры мәскәүләргә "Мулла" һәм "Мэхэббэт FM" спектакльләрен тәкъдим итә. Зөлфия Раупованың "Ак бүре" операсы да күрсәтеләчәк.

Чараларда Татар дәүләт җыр-бию ансамбле, Татарстанның фольклор музыкасы ансамбле, җырчылар Ренат Ибраһимов, Альбина Шаһиморатова һәм Динә Гарипованың катнашачагы да әйтелә. Татарстан мәдәнияте көннәренә Большой театр солисты Михаил Казаков, Рус җыры театры белән Надежда Бабкина да чакыру алган.

XS
SM
MD
LG