Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар халкы башын югары күтәргән көн"


90нчы елларда милли хәрәкәт вәкилләре
90нчы елларда милли хәрәкәт вәкилләре

Декларация кабул ителгән көнгә бүгенгә кадәр тиешле бәя бирелгәне юк. Ул елларда тулысынча бәйсезлеккә ирешү өчен татарларда акыллы, кыю, үз артыннан ияртеп барырдый кеше табылмады.

30 август – татарлар өчен, шулай ук минем өчен дә, зур милли азатлык бәйрәме көне. Татар халкы күп гасырлар буйсындырылып яшәгәннән соң, тарихта беренче мәртәбә башларын югары күтәргән көн бит ул. 1552 елдан соң, беренче тапкыр Русиянең дәвамчысы булган Советлар берлегенә каршы күтәрелгән көн.

Нәкъ шушы көнне ике татар каһарманы: Фәүзия Бәйрәмова белән Марат Мөлеков республика Югары шурасы мөнбәреннән Татарстанның мөстәкыйльлек декларациясен укыдылар һәм тавышка куйдырдылар. Депутатлар тикшереп шактый сүз көрәштергәннән соң, бу тарихи документ кабул ителде.

Бу көн бик абруйлы көн, әмма аңа бүгенгә кадәр тиешле бәя бирәлгәне юк. Менә шушы декларация Татарстанны автономия статусыннан тагын бер баскычка югары күтәрде. Ул чордагыча әйтсәк, РСФСР эченнән чыгып, Советлар берлегенә керде, союздаш республика булды.

Бу, чынлап та, колониаль челтәрнең өстәге бер урыны иде. Мин 1994 елда бу хакта БТИҮ пленумында үз фикеремне җиткергән идем. Чөнки без, милләтчеләр, барчабыз да, суверенитет белән эшләребез пешеп чыкмаганын аңладык, чөнки ул вакытларда Русия түрәләре белән милләтчеләр түгел, ә Татарстан түрәләре сөйләшүләр алып барды шул.

1994 елда Татарстан суверенлыкның шактый өлешен Борис Ельцинга тапшырган иде. Татарстан Русия президенты Борис Ельцинны түгел, ә тарихта иң беренче тапкыр үз президентын сайлады. Шуңа күрә Сергей Шахрай Миңтимер Шәймиевне Мәскәүгә әсир итеп алып китә алмады.

Ул елларда халкыбызның да яхшы ук күтәрелгән чагы иде. Милли хәрәкәт Владимир Җириновскийны Казанга кертмәде, ул вокзалдан кире Мәскәүгә кайтып китәргә мәҗбүр булды. Хәзер Татарстанда ЛДПР депутатлары абруйда, ә милли хәрәкәт вәкилләре кимсетелә, урам чаралары оештырган дип штраф түләргә мәҗбүр ителә.

Ә 1993 елда АКШ президенты Билл Клинтон Шәймиевне үзенең инаугурациясенә чакырган иде. Шәймев курыкты, бармады һәм Мәскәүгә Русия президенты янына юл тотты. Минемчә, бу бик зур хата булды.

Ул вакытларда Чечня президенты генерал Дудаев Шәймиев белән очрашырга бик теләгән иде, әмма президентыбыз куркаклыгы аркасында бу вакыйга да булмый калды. Минемчә, әгәр шушы очрашу булган булса, Татарстан һәм без татарлар бүген ирекле илдә яшәр идек, Дудаев та исән-сау булыр иде һәм Русия дә бүген бүтән ил булыр иде.

Мөхәммәт Миначев
Мөхәммәт Миначев

Имештер, Татарстанның капка төбендә Русия танклары көтеп яткан дип сөйлиләр. Бу ул вакыттагы хәлләрне дөрес аңламаган наданнар һәм куркаклар фикере генә. Ул вакытларда Татарстан ни эшләр, бәйсез була алырмы дип алты республика көтеп ятты. Әгәр Чечня белән бергә Төньяк Кавказдагы башка республикалар һәм Татарстан бергә кушылып эш итсә, Русия ул елларда безгә каршы сугыш башларга әзер түгел иде. Без сугышсыз да азат була ала идек. Булмады, татарларда акыллы, кыю, үз артыннан ияртеп барырдый бер кеше табылмады. Бу бик-бик кызганыч.

Буласы булган инде. Хәзер алдагы еллар турында уйлашу кирәк. Без, татарлар бүгенге көндә, таралышкан сарык көтүе шикелле, беребез сулга, икенчебез уңга, өченчебез дингә тарта. Юнәлешләр күп, тик кайсысы татар юнәлеше соң? Суңымы (демократия), уңымы (торгынлык), әллә ахирәт юлымы? Без хәзер уйда.

Милләтемә нәрсә әйтергә телим? Беренчедән, милләтемне кисәтәсем килә, чөнки үз-үзеңне саклап калу, безнең заманалар өчен бик тә кирәкле эш, бигрәк тә дөньялар тыныч булмаган бу көннәрдә. Аллаһы тәгалә сакланганны саклармын дигән. Әгәр кораллы низаг туа кала икән, мин милләтемне шушы сугышта катнашмаска сорар идем. Без татарлар гасырлар буе урыс дәүләте өчен сугыштык, күп каныбызны түктек, хатынарыбыз, әниләребез яшьли тол калдылар, балалар ятим калып күп михнәтләр күреп үстеләр.

Без үз җирләребездә, үз өйләребездә һаман да килмешәк хәлендә. Без татарлар беркем өчен дә сугышка катнашырга тиеш түгелләр, әгәр сугышта катнашабыз икән, тик үз җирләребездән килмешәкләрне куар өчен генә. Милләтем минем шушы сүзләремне дөрес аңлар дип уйлыйм.

Август ае минем тормышымда да зур урын алып тора, чөнки бар сәяси эшләрем Мәскәүдән башланды. 1980 елдан КГБ кармагына эләгеп, күзәтү астына алындым, 90нчы елларда сайлауларда катнаштым. Мәскәү-Казан һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә дә иҗтимагый эшчәнлек алып бардым. 1991 елның август аенда Мәскәүдәге ГКЧП эшләренә актив каршылык күрсәткәнәрнең берсе мин. Ул вакытлар безнең өчен иң кискен чак иде. 21 августта төне буе Ак Йортны саклап, бу бинаның 12нче кереше янында торган идек.

Мөхәммәт Миначев
"Ватан" фиркасенең элекке рәисе, Мәскәү

XS
SM
MD
LG