Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан-Аренада беренче футбол матчы узды


Казан-Аренада беренче футбол матчы узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:43 0:00

Казан-Аренада беренче футбол матчы узды

17 август Казан-Арена стадионының футбол матчлары өчен рәсми ачылышы булды. Яңа стадионда 38 мең тамашачы караган Рубин-Локомотив уены 1-1 исәбенә тәмамланды.

Футбол җанатарлары күптән зарыгып көткән Казан-Арена стадионы ниһаять 17 августта ачылды. 2013тә җәйге Универсиада уеннарының ачылышы һәм ябылышы узганнан соң 2014нең язына футбол өчен әзер хәлгә киләчәге әйтелсә дә, Казан-Арена футбол матчларына ни сәбәптәндер гел ачылмый килде. Стадион җитәкчелеге төп сәбәп итеп чирәмнең әзер булмавын күрсәтте.

Ниһаять Рубин җанатарлары өчен генә түгел, гади тамашачылар өчен дә көтелгән көн килде. Якшәмбе кичендә Казан-Арена беренче матчын кабул итте. Рубин Мәскәүнең Локомотивын каршы алды.

Матч башланыр алдыннан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русия спорт министры Виталий Мутко стадионның 2018 елгы Дөнья футбол чемпионаты матчларын уздырырга әзер булуын күрсәткән стелланы да ачты.

45 мең кеше сыешлы стадионга Рубин уенын карарга, ә бәлки дә стадион атмосферасын суларга дип 38 мең 800 тамашачы килде. Бу сан Рубин-Барселона очрашуын карарга килүчеләрдән күпкә күбрәк булды. Ул вакытта Үзәк стадиондагы тарихи матчны 24 меңгә якын тамашачы караган иде.

Якшәмбе кичендә күпләр Рубиннан быелгы сезонда беренче җиңүен көтсә дә, беренче тупны Локомотив 26 минутта ук кертеп күпләрне куркуга салды. Ләкин Рубинны җиңелүдән коткарган тупны 31 минутта Казан такымының төрек уенчысы Гөкдениз Карадениз пенальтидан кертеп җанатарларга җиңел сулыш алдырды. Карадениз уен тәмамланырга санаулы минутлар гына калып барганда яхшы мөмкинлектән файдаланып әздән генә тагын бер тупны Локомотив такымы капкасына кертми калды. Соңгы исәп 1-1. Нәтиҗәдә Рубин быелгы сезонда бер тапкыр җиңелеп һәм өченче мәртәбә тигез исәпкә ирешеп Русия премьер лигасында 3 очко белән 12нче урынга урнашты.

Казан-Аренага килгәндә исә, стадион машина калдыру урыны булмауны санамаганда, чирәме булсын, яктыртылышы булсын, тамашачылар өчен уңайлылыгы булсын, күп яктан җанатарларда уңай тәэсир калдырды.

XS
SM
MD
LG