Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЮНЕСКО җитәкчесе Болгарга ЮНЕСКО мирасы исемлеге истәлеген тапшыру өчен килә


Бүген Казанга ЮНЕСКО башлыгы Ирина Бокова җитәкчелегендә халыкара оешма вәкилчелеге килә. 20 август алар ЮНЕСКО мирасы исемлеге истәлеген тапшыру өчен Болгарга барачак. Шул ук көнне ЮНЕСКО җитәкчесе Ирина Бокованың Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы каралган, дип хәбәр итә Казан Кирмәненең матбугат хезмәте.

Болгар тарихи-археологик комплексы 23 июньдә Катар башкаласы Доһада ЮНЕСКО Дөнья ядкарьләре комитеты утырышында ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемелегенә кертелде.

XS
SM
MD
LG