Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:42

Халыкара валюта фонды Украинага кредитның икенче өлешен бирү турында сөйләшәчәк


Украина премьер-министры Арсений Яценюк сүзләренә караганда, 29 августка кадәр Халыкара валюта фонды Украинага кредитның икенче өлешен бирү шартлары турында хәл итәчәк. Хөкүмәт башлыгы ул акчаның һривнаны тотрыкландырырга ярдәм итәчәгенә өмет итә.

Апрель ахырында Халыкара валюта фонды Украинага ике ел эчендә 17 миллиард доллар бирергә, дигән карар чыгарган иде. Аның беренче өлеше 3.2 миллиард долларны Украина май башында алды.

24 июнь-18 июль көннәрендә Украинада халыкара белгечләр эшләп хөкүмәтнең реформаларны тормышка ашыру сәләтен тикшерде.

XS
SM
MD
LG