Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан түрәләре нинди машиналарда җилдерә?


Татарстан хөкүмәте тирәсендәге машиналар
Татарстан хөкүмәте тирәсендәге машиналар

Июль уртасында Русия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев түрәләргә чит илдә эшләнгән машиналар алмаска дигән карар имзалады. Мәскәүнең Көнбатышка әзерләп яткан яңа чикләүләре кайбер илләрдә ясалган машиналарны кертүне дә тыярга мөмкин.

Дүшәмбе, 18 августта "Ведомости" газеты Мәскәүнең Көнбатышка каршы яңа чикләүләр исемлеге әзерләвен һәм Көнбатышта эшләнгән машиналарны да кертү тыелырга мөмкинлеген язып чыкты. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков, бу хәбәрне җөпләп, сишәмбе көнне, Көнбатыш тагын чикләүләр кертә калса, "өстәмә чаралар күрү әзерләнә" дип белдерде.

Русия хөкүмәтенең 7 августта АКШ, Европа берлеге, Канада, Австралия һәм Норвегиядән азык-төлек кертүне тыйган исемлегенә медицина җиһазлары һәм машиналар да өстәлергә мөмкин. Бу, үзенә күрә, Медведевнең теләген тормышка ашыру да була ала.

Июль уртасында Медведев түрәләргә дәүләт заказы нигезендә чит илдә эшләнгән машиналар алмаска дигән карар имзалады. Әлеге карарга айдан вакыт узды. Азатлык бу документ нигезендә Татарстандагы министрлыкларда берәр үзгәреш көтелмиме дигән сорауны 17 министрлыкка, хөкүмәтнең матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьминга да юллады.

"Премьер-министр, министрлар һәм аларның урынбасарлары утырып йөри торган машиналар нинди, алга таба Русиядә эшләнгән, Русия маркалы машиналарга күчәргә җыенмыйлармы?” дигән сорау иде ул.

17 министрлыкның җидесеннән: икътисад, мәдәният, хезмәт һәм мәшгульлек, транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыкларыннан Азатлыкка җавап килде.

Безнең җитәкчеләр Русиядә җыелган автомобильләрдә йөри

Аларның берсендә дә министрларның һәм аларның урынбасарларының бүген нинди машинага утырып йөрүе күрсәтелмәгән. Бары тик ике министрлык кына: мәдәният министрлыгы "безнең җитәкчеләр Русиядә җыелган автомобильләрдә йөри", икътисад министрлыгы "безнең министрлыкка бүлеп бирелгән машиналар Алабуга шәһәрендә эшләүче Форд Соллерс заводында җыелган" дигән җавап язган иде.

Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, министрның ялда булуын, беренче урынбасарның авырып китүен әйтеп, җавапны соңрак бирәчәләрен белдерде.

Калган алты министрлыкның матбугат үзәге җитәкчеләре әзерләгән җаваплар бер үк төсле дип тә әйтергә була. Анда министрлыкларны машиналар белән тәэмин итү хөкүмәтнең хуҗалык идарәсе өстендә, сорауларыгызны аларга юлласагыз яхшырак булачак, диелгән иде.

Хөкүмәт сүзчесе Андрей Кузьминга, аның урынбасары Эдуард Хәйруллинга юлланган сорау, атна узып китсә дә, җавапсыз калды. Аларның хөкүмәт порталында күрсәтелгән телефоннарын 19 августта алучы булмады.

Хөкүмәт машиналары
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:06 0:00

Медведевның түрәләргә читтән машина алмау карары турында "Автомобильная Россия" фиркасенең федераль шура рәисәсе Елена Фанаева: "Төбәкләрдә җитәкчелек чит илдә эшләнгән кыйммәтле машиналар алганда мутлыклар кыла. Төбәкләрдәге түрәләрнең үзләренә комфорт шартлар тудыруы турында хисаплар берничә тапкыр игълан ителде. Алар эшләрен яхшырту өчен түгел, ә үз рәхәтлекләре өчен моны кыла. Һәм бу чыгымнар бюджет мөмкинлекләренә туры килми", дип белдерде.

Русия Көнбатышка үч итеп инде читтән машиналар кертүне дә тыйса, бу машина базарын яңадан бүлешүгә китерәчәк ди белгечләр. Чит илдә эшләнгән машиналар алырга яратканнар арасында, Мәскәүнең бу нияте тормышка аша калса, тотылган машиналарга да, чит ил лицензиясе белән илдә җыелган машиналарга да бәяләр нык үсәчәк дип борчылучылар да бар. "Чит ил машинасында йөреп караганнар, әгәр бик каты китереп кысмаса, Лада-Калинага утырмаячак", ди алар.

Русия хакимиятләре азык-төлеккә чикләүләр керткәч бәяләр күтәрелмәячәк дип ышандырса да, "Коммерсант" язуынча, Мәскәүдә һәм төбәкләрдә кайбер товарга күпләп сату бәяләре арткан. Дуңгыз ите 6 процентка, балык 40 процентка, тавык ботлары 60 процентка күтәрелгән. Мәскәүнең сәүдә департаменты кышка таба сөткә бәя артырга мөмкинлеген дә кире какмый.

XS
SM
MD
LG