Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:58

Аннексия белән ризалашмаган Илми Умеров Бакчасарай җитәкчелегеннән китте


Кырымның Бакчасарай районы хакимияте башлыгы Илми Умеров сишәмбе көнне район киңәшмәсендә урыныннан китүе турында белдерде.

"Ул барыбызны да яхшы эшебез өчен мактап рәхмәт әйтеп саубуллашты. Хәбәр шул кадәр көтелмәгән булды, күпләр елап җибәрде", дип сөйләде Азатлыкның Qirim.Aqiqat сәхифәсенә район шурасы рәисе урынбасары Замир Хайбуллаев.

Умеров урынныннан үз теләге белән китүен әйтте.

"Районның яшәешен тәэмин итү өчен теге яки бу карарны кабул иткәндә мин Русия кануннарына нигезләнгән документларга кул куярга мәҗбүрмен. Мин аннексиягә риза түгел, минем тормыш принципларына каршы килгән шартларда эшемне дәвам итә алмыйм. Эчке принципларым һәм хәзерге хакимиятнең рәсми позициясе арасында сайларга кирәк булгач та китәчәгемне белдергән идем", дип сөйләде Умеров үзе Азатлыкка.

Илми Умеров Бакчасарай районы башлыгы булып тугыз ел эшләде. Кырым районнарына ярдәм итәчәк Русия төбәкләре билгеләнгәч Умеров үз районының "Татарстан кулы астына эләгүеннән" кәнәгать булганын белдергән иде.

"Халык гаскәр кебек бер якка барганда кисәк артка борылып икенче якка бара алмый. Моңа вакыт кирәк", дигән иде ул 25-29 апрельдә Кырымтатар мәҗлесе вәкилчелеге белән Казанга сәфәре вакытында.

XS
SM
MD
LG