Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү өстендә Украина әләме


Коткаручылар 20 август Мәскәү үзәгендәге бу бинадан Украина әләмен төшерде
Коткаручылар 20 август Мәскәү үзәгендәге бу бинадан Украина әләмен төшерде

Узган төндә билгесез кешеләр Мәскәү елгасы буенда йорт түбәсенә менеп йолдызга Украина әләмен куйган.

Чәршәмбегә каршы төндә билгесез кешеләр Мәскәү елгасының Котельническая ярында урнашкан бинадагы йолдызны Украина төсләренә буяп Украина әләмен урнаштырган. Бу хакта полициягә үтеп баручылар хәбәр иткән.

1938-1952 елларда төзелгән һәм "сталинка" дип аталган бу йортта 26 кат, 540 фатир бар. Полиция түбәдәге йолдызны буяп әләм урнаштыручының бинадагы сакчылар аша ничек үтә алганын тикшерә.

Иртән әләм төшерергә дип альпинистлар китерелгән.

Интернетта әләмне Григорий "Mustang Wanted” исемле танылган "руфер" урнаштырган булырга мөмкин, дигән фараз чыкты. 27 яшьлек бу кеше Киевтан. Аның түбәне буягач аннан парашют белән сикереп төшкәнен күрүчеләр булган.

Украина әләмен Мәскәүдәге йортка куюда шикләнелгән руфер "Мустанг"
Украина әләмен Мәскәүдәге йортка куюда шикләнелгән руфер "Мустанг"

XS
SM
MD
LG