Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:50

Апаста низаг чыгарган үзбәкләр мәхкәмә карары белән Татарстаннан куыла


Апас районы мәхкәмәсе узган төндә исерек килеш низаг чыгарган Үзбәкстан ватандашларын миграция кануннарын бозуда гаепләп Татарстаннан куарга, дигән карар чыгарды.

Апастагы чыганаклар хәбәр итүенчә, берсенең баласы туганын бәйрәм итүдән аракылары беткән бер төркем кеше төнге 2.30ларда кибеткә барган булган. Полиция белән низаг чыккан, инде салып өлгергән кешеләр полициягә һөҗүм иткән. Полиция аларны тынычландырыр өчен корал кулланган, низаг тудыручыларның берсенең аягына аткан. Полициянең бер хезмәткәренең баш мие селкенгән, икенчесе төрле тән җәрәхәтләре алган.

Азатлыкның Апастагы чыганаклары хәбәр итүенчә, җиде кеше кулга алынган. Аларның берсе хастаханәдә. Мәхкәмә барысына да икешәр мең сум штраф салды. Кулга алынучыларга карата "тәртип саклаучыга каршы көч куллану" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Әлеге маддә нигезендә гаепләнгәннәргә 10 елга кадәр төрмә яный. Тикшерү дәвам итә.

XS
SM
MD
LG