Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:20

Кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте рәисе Михаил Аншаков Русиягә Көнбатыштан азык-төлекнең кайбер төрләрен кертү тыелганнан соң азыкны Кытай һәм башка илләрдән ала башлау ил халкы өчен куркынычлы булачак дип белдерде. Аншаков шулай ук ел ахырына кулланучылар кәрҗиненең 20 процентка кыйбатланачагын фаразлады.

Русия президенты Владимир Путинның Европа Берлеге илләреннән һәм АКШтан Русиягә ит һәм сөт ризыклары, яшелчә, җиләк җимеш һәм башка төр азык-төлек кертүне тыю карарын Кытай җитештерүчеләре бик сөенеп кабул итте. "Баожун" ширкәте Ерак Көнчыгышка яшелчә һәм җиләк җимешне турыдан-туры экспортлау бүлегенең тиздән әзер булачагын белдерде. "Дили" исемле икенче бер ширкәт тә шундый экспорт бинасын төзүен һәм аны ел ахырына кадәр өлгертәчәген игълан итте. Польша алмаларын тыюга сөенгән кытай бакчачылары үзләрендәге "антоновка" алмагачларының инде өч елдан алма бирә башлаячагын белдерде. Кытай Русиягә терәлеп үк урнашкан, логистика системы да шактый уңайлы. Кытайга Русиянең төп азык-төлек партнерына әверелү өчен бик уңай шартлар туды дияргә мөмкин. Азатлык радиосы Кытайда җитештерелгән азык-төлекнең сыйфаты турында "Җәмәгать контроле" исемле кулланучылар хокуклары җәмгыяте рәисе Михаил Аншаков белән сөйләште:

– Михаил әфәнде, белгеч буларак Кытай азыкларының сыйфатын ничек бәяләр идегез?

Михаил Аншаков

Михаил Аншаков

– Без үзебез үткәргән тикшерүләр нәтиҗәләренә яңадан бер күз салдык. Кытай азык-төлекләреннән безнең тикшерүләргә яшелчәләр генә эләккән иде. Чөнки Кытай безгә азык-төлек сатса да, аның зур өлеше көнчыгышка гына китерелә. Аларда җитештерелгән азык-төлек Русиянең Европа өлешенә бик эләкми. Тикшерелгән яшелчәләрдә проблемнар бар иде, нитратлар нормадан артык иде. Яшелчәләрдә нитратларның рөхсәт ителгән иң зур күләменнән артып китүе еш очрый торган хәл, бигрәк тә иртә өлгерүче яшелчәләр өчен. Ә гомумән Кытайда җитештерелгән азык-төлекнең барлык төрләрен дә тикшергәнебез булмады. Чөнки Русиядә ул бик аз.

Бер мөһим нәрсәне әйтеп китәргә кирәк. Кытайда да, Русиядә дә ил күләмендә азык-төлекнең иминлек сыйфатын тикшерүче дәүләт системы юк. Русиядә ул әле ун ел элек, начар дәрәҗәдә булса да, бар иде. Хәзер инде аны тулысынча җимерделәр. Ә Кытайда ул беркайчан да булмады. Систем дигәндә мин дәүләт стандартларын күздә тотам. Мәсьәлән, Европа берлегендә ул азык-төлекнең иминлек сыйфаты регламентлары дип атала. АКШның да үз регламентлары һәм нормативлары бар. Русиядә ул нормативлар ГОСТ дип атала иде – дәүләт стандартлары. Совет чорында алар барлык тауарларның 85-90 процентының сыйфат кысаларын билгели иде. 2003 елдан аларны мәҗбүри булмаган, киңәш дәрәҗәсендәге генә стандарт итеп калдырдылар. Алар урынына техник регламентлар кертергә җыеналар. Әмма ул кирәкле техник регламентларның әле бары җиде проценты гына билгеләнгән. Русия, Казакъстан, Беларусны үз эченә алучы Уртак икътисади киңлектә хәзер 28-ләп кенә техник регламент бар. Ә алар 400-ләп булырга тиеш. Димәк безнең нормалар базасы юк, дәүләт контроль системы җимерелгән, тикшерү-контроль оешмалары канун үзгәрешләре нәтиҗәсендә параличланган. Бу яктан Русия Кытай хәлендә. Шуңа күрә, Европа берлеге һәм Америка яшелчәләрен кытайныкына алыштырудан безгә бернинди яхшылык та булмаячак.

– Димәк, Русиядә тикшерү системы җимерелгән, ә Европа берлегендә ул бар икән, безнең Русия өчен азык-төлекнең сыйфатын алар тикшерә булып чыга.

– Әйе, алар үз җирләрендә җитештерелгән азык-төлекнең сыйфатын тикшереп торалар. Анда билгеләнгән стандартлар бар. Бу кырыс административ стандарт кына дигән сүз түгел. Ә шул стандартлар һәм контроль системы бит еллар дәвамында җитештерү кульурасын да тәрбияли. Әлбәттә, Европа яшелчәләре, җиләк-җимешләре һәм башка төр азык-төлекләре Русия яки Кытайда җитештерелгәннәреннән куркынычсызрак. Европадагы җитештерүчеләр эшләгән шартлар һәм Русия яки Кытайда җитештерүчеләргә еш кына төрле җитешсезлекләр мөмкинлеге бирүче ниндидер иреклекләр шундый аермаларга китерә.

Мин Кытайның моңарчы Европа берлегеннән китерелгән яшелчәләр, җиләк-җимеш яки башка төр азык-төлекне тулысынча алыштыра алачагына ышанмыйм. Анда ул кадәр җитештерелми һәм аның әле үз халкын да ашатасы бар бит. Ә алыштыра алган өлешендә проблемнар һичшиксез булачак, әлбәттә.

Кытай яшелчәләрендә нитратларның нормадан артык булуы гадәти хәл

Үз тикшерүләребез нәтиҗәсенә таянып Кытай яшелчәләрендә нитратларның нормадан артык булуы гадәти хәл дип әйтә алам. Күпләп кулланганда нитратлы ашламалар яшелчәдә, кайвакыт җиләк-җимештә дә җыела бара. Күп булганда алар сәламәтлеккә зыян китерә. Кытайда яшелчә ике атнага тизрәк өлгерсен өчен интенсив технология белән нитратлы ашламаларны бик күп кулланалар. Кытайдагы тагын бер проблема – авыл хуҗалыгында пестицидларны киң куллану. Русиядәге кебек үк, анда да нормативлар, дәүләт контроле юк. Анда Русиядә дә, Европада да билгеле булмаган җирле җитештерүчеләрнең пестицидларын кулланалар. Бездә хәтта аларның ни кадәр агулы булуын һәм аларның азык-төлектә булу-булмавын ачыклау методикалары да юк. Европадагы билгеле пестицидларны тикшерү методикалары безгә килә, без аларны тикшерә алабыз. Ә кытайныкыларын тикшерү бик зур проблем булачак.

– Сәяси коньютура аркасында яки ришвәт аша, белә торып, зыянлы азык-төлекне Русиягә кертү мөмкинлеге бар дип исәплисезме?

Русия халкы өчен бу бик куркыныч нәрсә булачак

– Монда хикмәт коррупциядә дә түгел, беркем тикшерә алмаячак бит. Коррупция ул башка нәрсә. Кабатлап әйтәм, бездә бит Кытайда кулланылган пестицидларны тикшерү өчен методика да, лабороторияләр дә, белгечләр дә юк. Зур күләмдәге азык-төлекне тикшерү мөмкин түгел. Чик буенда һәрбер машинаны туктатып алардагы азык-төлекнең сыйфатын тикшереп чик аша уздырыру-уздырмау турында карар итү мөмкинлеге юк. Бу – дәүләт сәясәте дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешле мәсьәлә. Бу яктан да, ул яктан да дәүләт контроле системы эшләргә тиеш. Кытайда ул, әлбәттә, гомумән юк. Әгәр бу начар сыйфатлы Кытай азык-төлеге безгә агыла башласа, Русия халкы өчен бу бик куркыныч нәрсә булачак. Бу очракта дәүләт берничек тә контроль итә алмаячак. Ул әле Русиянекен дә, проблемнары күпкә азрак булган Европа берлегенекен дә тикшерә алмый. Кытайны инде әйткән дә юк.

– Ә бу чикләүләр исемлегенә кермәгән башка илләрнең мөмкинлекләрен ничек бәялисез?

– Европа берлегеннән китерү бик гади һәм уңайлы. Шуңа күрә азык-төлек бозылмыйча тиз килеп җитә. Консервантлар яки саклау өчен ниндидер махсус шартлар кирәкми. Польшада машиналарны алма бакчасы янында ук төйиләр дә, инде тәүлек ярымнан ук аларны Мәскәү кибетендә бушатып сатуга чыгаралар. Ә Көньяк Америкадан китерү чыгымнары күпме булачагын күз алдына китереп карагыз. Шул ук алмаларны Чили яки Бразилиядән китерү күпмегә төшәр иде? Икенчедән аларны китерүчеләр төрле консервация ысуллары кулланырга тиеш булачак. Консервантлар инде сәламәтлеккә зыянлы нәрсәләр. Гомумән, химик консервантлар гына түгел, һәртөрле консервация азык-төлекнең сыйфатын төшерә, аның куркынычсызлыгына тәэсир итә. Яшелчә, җиләк-җимешне генә түгел, ит һәм балыкны да туңдыру белән чикләнмичә төрле консервантлар кулланырга мөмкиннәр. Бу инде сәламәтлеккә начар дигән сүз.

– Ә бу чикләүләр бәяләргә тәэсир итмәсме?

Ел ахырына кадәр бәяләр 20 процентка артачак

– Ел ахырына кадәр бәяләр 20 процентка артачак дип исәплибез. Без төрле тармак берләшмәләреннән, балык, сөт берлекләреннән һәм башка җитештерүчеләрдән алган мәгълүматларга нигезләнеп шундый нәтиҗә ясадык. Барлык азык-төлек кәрҗине уртача 20 процентка артачак. Кайберләре, бигрәк тә чикләүләр нык тәэсир иткәннәре, берьярым-ике мәртәбә артачак. Кайбер сөт ризыклары, беренче чиратта сырлар, коры сөт кулланылган азык-төлек һәм кайбер балык ризыклары нык кыйбатланачак. Бу чикләүләрнең иң начары – коры сөт кертүне тыю. Бу турыда бик сөйләмиләр. Моның нәтиҗәләре бик зур булачак. Русия үзен коры сөт белән, гомумән сөт белән тәэмин итә алмый. Сөт импортына бик нык бәйле ил без. Бу кышта ук сөт ризыклары кытлыгы башланырга мөмкин. Чөнки миллинлаган тоннада тавар ташучы логистиканы ике ай эчендә генә үзгәртеп кору мөмкин түгел.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG