Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тольяттида Skype аша эрзә телен укыту мәктәбе ачыла


Тольяттида эрзә телен элек читтән торып укыткан филология белгече Ольга Богданова быел Мордовиянең милли сәясәт министрлыгы һәм яшьләр хәрәкәте, шулай ук Сарански укытучылары ярдәмендә Skype дәресләре оештырачак, дип хәбәр итә мариларның "Арслан" исемле сәхифәсе.

"Эрий кель" ("Җанлы тел") мәктәбендә эрзә телен 4-8 кешелек яки 2-3 кешелек кечкенә төркемнәрдә өйрәнеп булачак. Төркемнәр шулай ук башлангыч дәрәҗә һәм алга китүчеләргә бүленәчәк.

Телне интернетка куелган видеолар ярдәмендә дә өйренәп булачак, дип хәбәр итә укытучы.

Skype-та татар телен дә өйрәнүчеләр дә, укытучылар да арта.

XS
SM
MD
LG