Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым сәфәриләре озын чиратларда үзара сугыша


Кырымны аннексияләгәннән соң Путин хакимияте анда ял итүне Русия халкының патриотик бурычы дип билгеләде. Көч структуралары хезмәткәрләренә хәтта чил илдә ял итүне тыйдылар. Әмма партия кушуы белән ялларын Кырымда уздырырга дип юнәлгәннәр анда барып җитүнең һәм кире кайтуның бик авыр булуын аңлады.

Машинада баручыларга һәм кайтучыларга Керич (Керчь) бугазы аша паромга чиратта икешәр тәүлек торырга туры килә.

Инде кемдер чиратны тизрәк узарга теләүчеләргә машинага ябыштыру өчен мең сумлык инвалид тамгалары да сата башлаган. Шулай ук хастаханәләрдә хатын кызлар йөклелек турында таныклык алу өчен чиратларга тезелгән. Хастаханәләргә авырып килүчеләр дә бик күп. Дистәләрчә чакрымга сузылган машина чиратында эссе кояшта утырганда күпләрнең хәле начараеп китә.

Сәламәтлекләре яхшы булганнар исә чират өчен үзара сугышканда башларын ярып килә.

Дөнья хәзер еш кына үзләрен югары рухи мәдәнияткә ия халык дип башкалардан өстен куйган русларның ялга ничек йөрүен сурәтләүче видеоларны интернеттан карап шакката.

Чиратта үзләрен йөкле дип белдергән хатыннарның да нервалары чыдамый.

16 августта чиратта утырганда хәле начараеп китеп бер кеше йөрәк өянәгеннән үлгән.

Бу видеода исә дүрт кешенең үлеп баручы бер иргә ярдәм итәргә маташуы, хатыннарның табиблардан ярдәм соравы сурәтләнә.

Бу видеода чиратта торып алҗыганнар байкерларның чиратсыз узуына ачу белдерә.

KerchNET сәхифәсе җирле эшмәкәрләрнең чиратта торучыларга азык-төлекне нык арттырылган бәядән сатуын хәбәр итә.

Бер машина йөртүче 24 минутлык видеога ун чакрымнан арткан машина чиратын һәм көтү вакыты 40 сәгатьтән артык булуы турындагы белдерүне төшергән.

21 августта рәсмиләр Кырымга баручылар чиратының кимүен хәбәр итте. Әмма шул ук вакытта Кырымнан кайтучылар чираты тагын да арткан.

XS
SM
MD
LG