Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилевнең вәкәләтләре арттырылды


Украина президенты Петро Порошенко фәрманы белән президент каршында "кырымтатар халкы мәсьәләсендә вәкиле" урыны булдырылып аңа ветеран юлбашчы Мостафа Җәмилев билгеләнүе белән Җәмилевнең вәкәләтләре арттырылды. Президент аппаратында тагын җиде яңа урын булдырылды. Анда билгеләнәчәк кешеләр Җәмилев җитәкчелегендә кырымтатар халкы проблемаларын чишү өчен президентка үз документларын әзерләп тәкъдим итәчәк.

Мостафа Җәмилевнең президент вәкиле итеп билгеләнүе аның Украина Югары радасында депутатлык вазифасын дәвам итә алмавын аңлата. Җәмилев үзе бу вазифага башка кешене тәкъдим иткән булган.

Белгечләр президентның бу карарын март аенда кабул ителгән, кырымтатарларны Украинаның төп халкы итеп тану турындагы канунны тормышка ашыру өчен ясалган беренче адым, дип саный.

"Без үзебез генә Кырымны коткара алмаячакбыз, чөнки каршыбызда зур көч тора, әмма коткаруга үзебезнең өлешебезне кертү шарт", диде Җәмилев Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG