Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Украинада тоткарланган шагыйрьне яклау чарасы үтте


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

22 август Уфада Украинада террорчылыкта гаепләнеп кулга алынган Камил Вәлиуллинны яклап "Шагыйрьне өенә кайтарыйк!" исемле шигъри каршылык чарасы узды. Ләкин чарада аның кулга алынуы турында телгә алучы булмады.

Берничә атна элек мәгълүмат чаралары Украинаның Донецки төбәгендәге Таран авылы янында Уфада яшәүче шагыйрь һәм журналист Камил Вәлиуллин кулга алынуын хәбәр иткән иде. "Ашыгыч ярдәм" машинасында аннан башка тагын ике ир-ат һәм ике хатын-кыз да булган. Аларны туктаткан һәм тентегән Украина саклану министрлыгының террорга каршы төркеме хезмәткәре Владислав Селезневның интернетка куйган мәгълүматына караганда, машина йөртүче туктарга дигән таләпкә буйсынмагач, машина махсус чаралар ярдәмендә туктатылган. Тентү барышында автомат, аларга магазиннар, патроннар, гранаталар, шәхси әйберләре арасында видеотеркәгеч, видеокамера, фотоаппарат, Донецки халык республикасы билгеләре табылган. Владислав Селезнев сүзләренә караганда, алар белән вәкаләтле кешеләр эшли.

Селезнев Youtubка Камил Вәлиуллиннан сорау алган язманы да куйган. Анда егет үзенең Ростов аша һуманитар ярдәм олавы белән 5 июнь килүен, үзенең журналист булуын әйтә. Сепаратчыларның мәгълүмат чараларына яңалыклар һәм мәкаләләр язуын, һуманитар ярдәм җыюда катнашуын, блокпостта булса да, сугышта катнашмавын, хуҗалык эшләрен башкаруын белдерә. Кулга алынуына бер атна узу белән Камил башка юнәлешле мәгълүмат бирә башлаган. Украинаның хәвефсезлек хезмәте мәгълүматларына караганда, Камил Вәлиуллин үзенең сугыш хәрәкәтендә дә катнашуын белдергән. Ул “Майорский” исемле блокпостны саклауда катнашкан. Украинага Русия мәгълүмат чаралары хәбәрләре йогынтысында килүен, инде килеп аларның чынбарлыкка туры килмәвен тануын әйткән.

Камил Вәлиуллин
Камил Вәлиуллин

Камил Вәлиуллин 1985 елгы. Уфа нефть техник университетының “Җәмәгатьчелек белән эшләү” факультетын тәмамлаган. Әдәбият сөючеләргә Камил Гремио тәхәллүсе астында урыс телендә язган шигырьләре белән дә билгеле.

Шигъри чарада чыгыш ясаучылар Камил Вәлиуллинның һәм үзләренең шигырьләрен укыдылар. Шигърияттән башка сүзләр яңгырамады, хәтта Камил Вәлиуллинның кулга алынуы турында телгә алучы да булмады.

Мостай Кәрим урамындагы шагыйрь һәйкәле төбендә үткән чарада ике дистәгә якын кеше катнашты. Алар арасында күренекле шагыйрьләр булмады, күпчелек урыс телендә иҗат итүче яшьләрдән гыйбарәт булды. Чараның максаты – егетнең кулга алынуына җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, шуның белән аның туган өенә кайтуына булышлык итү.

XS
SM
MD
LG