Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:49

Украинада өмет уятучы биш нәрсә


Владимир Путин (с), Ангела Меркель (уртада) һәм Петр Порошенко (у) Нормандиядә беректәшләр очрашуының 70 еллыгына багышланган тантанада, 6 июнь

Владимир Путин (с), Ангела Меркель (уртада) һәм Петр Порошенко (у) Нормандиядә беректәшләр очрашуының 70 еллыгына багышланган тантанада, 6 июнь

Германия канцлеры Ангела Меркель 23 августта Киевка килә. Мәскәүнең Украина мәсьәләсендә килешүгә барачагына шикләр зур. Әмма Украинада тынычлык урнашыр дип өметләнергә дә кайбер сәбәпләр бар.

Украинаның көнчыгышындагы хәлләрнең ничек булып бетәсен фаразлау бик кыен нәрсә. Шулай да бу атна ахырында Германия канцлеры Ангела Меркельнең килүе Украина-Русия каршылыгының чишелүенә һәм кан коюның тукталуына бераз өмет уятты.

Германиянең тәэсире башка илләрнекеннән зуррак

Украина хәрбиләре белән Русия яклы сепаратист сугышчылар арасында апрель аенда бәрелешләр башланганнан бирле Украинага Көнбатыштан инде берничә югары рәсми килеп китте. Канада премьеры Стефен Һарпер да, АКШ вице-президенты Джо Байден да, НАТО генераль-секретаре Андерс Фог Расмуссен да булды. Әмма аларның берсе дә Меркельгә булган кадәр дәрәҗәдә өмет уятмаган иде. Европадагы иң көчле икътисадка ия булган, Европа берлеге тышкы сәясәтендә төп роль уйнаган Германия җитәкчесе, ГДРда урыс телен дә өйрәнеп үскән кеше буларак, Русия президенты Владимир Путин белән ничек сөйләшергә кирәген Европа берлегендәге башка җитәкчеләрдән яхшырак белә.

Европа берлеге айлар буе Украина мәсьәләсендә йомшаклык күрсәтеп килгәннән соң президент Петр Порошенко чакыруы белән Меркельнең килүе Киевка таяныч күрсәтү буларак кабул ителә. Әмма Меркель инде алдан ук сөйләшүләрнең компромисс рухында барачагын билгеләп куйды.18 августта Ригада чыгыш ясап Германия канцлеры Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәнфәгатьләре арасында баланс кирәгенә ишарәләде – Русиянең Балтыйк буендагы яки Польшадагы һәртөрле агрессиясенә НАТОның җавап бирәчәген, әмма НАТО көчләренең бу төбәктә даими тормаячагын белдерде. Хәзер кайберәүләр Меркель Киевка барлык тарафлар өчен отышларны да, югалтуларны да күздә тотучы килешү алып килә дип юрый.

Британиянең “The Independent” газеты язуынча, бу план Кремльнең сепаратистларга ярдәмен туктатуына һәм Кырымдагы югалтулар өчен компенсацияне күз алдында тоткан озын мөддәтле газ килешүенә алмашка Кырымны формаль рәвештә Русиягә тапшыруны күздә тота. Янәсе, ул килешүдә шулай ук Украинаның Европа берлегенә интеграцияләнүенә Мәскәүнең тыкшынмаска тиешлеге һәм Киевның НАТОга кушылмаска ризалашачагы да билгеләнә.

Тарих пышылдавы

Меркель сәфәре ике мөһим тарихи датага да туры килә. 23 августта Мәскәүдә наци Германиясе белән Советлар берлегенең Молотов-Риббентроп килешүе буларак танылган документны имзалавына 75 ел тула. Бер-беренә һөҗүм итмәү турындагы килешүнең яшерен протоколы советларның "тәэсир зоналарын" билгели һәм Мәскәүгә Балтыйк республикаларын, Романия, Польша, Финляндиянең бер өлешен аннексияләү мөмкинлеге ача.

24 августта исә Украинаның Советлар берлегеннән бәйсезлек алуына 23 ел тула. Бу көндә уздырыла торган традицион хәрби парадка быел игътибар аеруча зур булачак. Меркель сәфәренең бу даталарга туры килүе үзеннән-үзе аңа уңыш гарантияләмәсә дә, Путинның Украинадагы реваншист кампаниясенә чик куючы һәртөрле килешү зур тарихи вакыйга булыр иде.

Порошенко һәм Путинның йөзгә-йөз очрашуы

Бу ике җитәкче соңгы тапкыр июнь аенда Франциядә Нормандиядәге D-көненең 70 еллыгында очрашкан иде.

Анда алар кыскача гына сөйләшеп алды. Алар белән бер бергә булган Меркель шактый тырышса да, әллә ни нәтиҗәсе күренмәде. Порошенко белән Путин 26 августта Минскида Европа берлегенең тышкы эшләр башлыгы Кэтрин Эштон җитәкчелегендәге Брюссель рәсмиләре төркеме һәм Путинның беректәшләре саналган Казакъстан белән Беларус президентлары Нурсолтан Назарбаев һәм Александр Лукашенко катнашында очрашачак.

Барлык якларның да рәсмиләре сөйләшүдә бик нык төрле мәсьәләләр каралачагын әйтә. Энергия дә, һуманитар мәсьәләләр дә, "киң сәяси мәсьәләләр" дә каралачагы әйтелә. Әмма Путин белән Порошенконың йөзгә-йөз очрашагына гарантия әле дә юк. Шулай да украин рәсмиләре ниндидер тәрәккыять булуына ишарәли. Порошенконың ярдәмчесе Валерий Чалый "сугыштан тынычлыкка күчү турында сөйләшү" мөмкинлеге бирәчәк "ачык дипломатик юл харитасы әзерләнүен" белдерде.

Сугыш кырында вазгыять үзгәрә

Сугышның беренче айларында җыела алмаган Украина хәрбиләре соңгы атналарда шактый зур статегик уңышларга иреште. Алар сепаратистлар кулындагы ике төбәк башкаласы Лугански белән Донецкины бер-береннән аерып чолганышка алды. Украина хәрбиләре сүзчесе Андрей Лысенко бу шәһәрләрне азат итү өчен әзерлек эшләре алып барылуын белдерде.

Әмма әлегә сугышның ахыры күренми. Ул төбәктән каршылыклы хәбәрләр килә тора. Русия ягыннан Украинага танклар һәм хәрби техника, сугышчылар үтеп керү турында хәбәрләр бик күп. Корбаннар саны инде ике меңнән артып китте. Сепаратистлар җиңелгән, Русиягә качкан очракта да, Украинага җимерелгән, хәрабә хәлендәге, зур проблемлы төбәкләр калачак.

Русия үзе дә чыгу турында уйлый башларга мөмкин

Украинадагы, бигрәк тә Кырымдагы гамәлләре Путин өчен беренче айларда бик отышлы күренде, илдә аны хуплаучылар нык артты.
Әмма сугыш зыянлы якларын да күрсәтә башлады. Бигрәк тә Малайзия юлчылык очкычы атып төшерелгәннән соң төрле финанс кыенлыклары башланды.

Европа берлеге һәм Кушма Штатларның чикләүләре Путин тирәсендәге байларга һәм түрәләргә каршы юнәлтелгән булса, Путинның "патриотик" инициативасы -- Көнбатыштан азык-төлек кертүне тыю гади халыкның кесәсенә китереп сукты, азык-төлек бәяләре кисәк үсә башлады. Ел ахырына кадәр кулланучылар кәрҗине 20 процентка кыйбатланыр дип фаразлана. Өстәвенә инде 15 ел хакимияттә булган җитәкченең дөнья базарында нефть һәм газ бәясе артудан файдаланып, Русияне аякка бастырдык дип мактанулары артында авыл хуҗалыгын нинди хәлгә җиткерелгәнлеге ап-ачык күренә башлады.

Кайбер күзәтүчеләр халыкның ризасызлыгы артуын теләмәүче Русия президенты Украинада чигенергә әзер булуын күрсәтә башлады дип, Русиядә туып үскән, Русия ватандашлыгына ия булган сепаратист җитәкчеләрнең Русиягә чакыртып алынуын, алар урынына Украина ватандашлары куелуын искә ала. Әгәр Кырым формаль рәвештә Мәскәүгә тапшырылса, Путин, Украинаны югалткан очракта да, Минскидан Мәскәүгә җиңүче булып кайтачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG