Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:25

"Татарстанга элек килгән качаклар кол хәлендә кала"


2009 елны ирексездән күчеп кайтучылар пикетка чыккан иде

2009 елны ирексездән күчеп кайтучылар пикетка чыккан иде

90нчы елларда Татарстанга ирексездән күченеп кайтучылар Русия президентына мөрәҗәгать әзерләгән. Киләсе атна алар Казанда урам чарасы оештырмакчы.

1990 елларда Татарстанга ирексездән күченеп кайтучылар Русия президенты, прокуроры һәм Татарстан хөкүмәтенә мөрәҗәгать әзерләгән. Аны барлыгы 12 кеше имзалаган. Шуларның берсе Айрат Габдуллин белән әлеге мөрәҗәгатьне язу сәбәпләре турында сөйләштек.

– Айрат әфәнде, әлеге мөрәҗәгатьтә сез нәрсә таләп итәсез?

Хөкүмәттә бер генә төрле канун булырга тиеш. Элегрәк Татарстан качакларны кабул итүче төбәкләр исемлегендә юк дигәннәр иде. Барлыгы 15 урын - Иваново, Тверь, Түбән Новгород өлкәләре бар иде, әмма хәзер Украинадан килгән качаклар дигән сылтау белән Татарстанны тутыралар.

Шул ук вакытта ни өчен ул качакларга көн саен 800 сум ярдәм бирелә һәм алар өчен торыр урын да бар. Ә монда электән Татарстанга килгән качаклар шул ук кол сыйфатында торып калалар. Әлегә аларга ярдәм дә юк, фатир да юк. Русия кануннары бөтен мәсьәләне бертөрле чишәргә тиеш. Монда икейөзлелек килеп чыга.

– Мөрәҗәгать инде юлландымы?

Юлларга җыенабыз. 28 август көнне Казанның хөкүмәт йорты каршында зур урам җыены уздырмакчы булабыз. Без инде хакимият оешмаларына мөрәҗәгать итеп карасак та диварга борчак сипкәндәй булды, бернинди дә җавап ала алмадык.

Айрат Габдуллин

Айрат Габдуллин

Шуңа шушы мөрәҗәгать нигезендә урамга чыгарга җыенабыз. Әлбәттә мин бөтен ирексездән күчеп кайтучылар чыгар дип уйламыйм, чөнки күбебезне куркыттылар. Хәтта күбебезне урам җыеннарына чыкканга фатир исемлегеннән сызып ташладылар. Инде дөресен генә әйткәндә минем яшемдә куркырлык нәрсә калмады.

Бу хөкүмәт безне шул дәрәҗәгә китереп җиткерде ки, хәтта урамга чыгып утырсаң да рәхмәт диюләре ихтимал.

– Башка милләт вәкилләренә урын бар, ә Татарстаннан татарларга урын табылмый килеп чыга.

Бу Русия хөкүмәтенең куркып алып барган сәясәте нәтиҗәсе, чөнки татарлар Татарстанга күбрәк килсә, татар халкы күбәя дигән сүз, әгәр урысларны кертсәң ассимиляция башлана һәм татарларны җиңәргә көч була. Татарларны кимсетү Явыз Иван чорыннан башланган икән, хәзерге хөкүмәт менә шул сәясәтне алып бара.

– Киләчәктә Украинадан килгән качаклар сезнең кебек ярык тагарак буенда калмасмы?

– Юк, аларны калдырмаслар, чөнки безнең хөкүмәт куркак. Менә хәрбиләргә Залесный бистәсендә ике өй төзиләр. Безнекеләргә түгел, ә чит төбәкләрдән килгән хәрбиләргә бит. Шулай ук Чернобыль фаҗигасендә катнашучы татарларга түгел, ә урысларга фатир бирделәр. Монда да шул ук хәл булачак. Урысларга бирәчәкләр, ә татарлар түзем халык дип торып калачак.

Татарстан хөкүмәте бер сүз дәшми. Менә кичә генә Татарстанда иң бай хатын-кызлар яши икән, шулай ук республикада иң бай ир-атлар яши икән дип язып чыктылар. Менә шул дәрәҗәдән төшмәс өчен Татарстан бер сүз дә әйтми, хәзер сайлау чоры башланганда депутатлар “без сезгә фатир бирәбез” дип эш күрсәтмәкче булачак. Юк, булмый. Гөнаһка керсәм дә әйтә алам. Аллаһ Тәгалә инде сакласын, Ирек мәйданына чыгып үз-үзеңне яндырсаң да Татарстанда бернәрсә дә кабул ителмәячәк.

– Төбәкләр үз акчасына асрар микән бу качакларны, чөнки федераль үзәктә аларга акча аз бүленә?

– Хәзер бик күп исәп-хисап чыкты. Татарстан төзелештә беренче урында бара. Еллык планның 75 проценты үтәлгән дигән сүз. Бу инде әзерлек белән килгәнне күрсәтә һәм аларга Татарстан хисабыннан фатир бирәчәкләр. Сертификатны инде көтеп торасы булмаячак. Узган елны 17 сертификатның бишесе генә бирелсә тагын 12се кайда киткәне билгесез. Прокуратурага язып караган идек, аннан да җавап булмады.

Аларга беренче итеп фатир бирәчәкләр, чөнки Русия бит үзен күрсәтергә тиеш. Имеш алар килгән, кимсетелгән кешеләр. Ә үз туган ватаннарына күчеп кайткан татарлар шул ярык тагарак буенда калды да инде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG