Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:16

Бабамның Чехиядәге каберен барып күрү теләге күңелдә кечкенәдән бар иде. Быелгы сәфәребез шул якларга төште.

Әтием ягыннан гел берәр генә ир бала үсеп, нәсел калдыра килгән безнең. Әтиемнәр дә гаиләдә җидәү булсалар да, сугышка кадәр, сугыш елларында ачлыктан һәм авырулардан үлеп баралар. Әти апасы белән икәү генә үсә. Аларның әтисе дә ялгызы, калган балалар исән калмый. Картатай (дәү әти) үз әтисе белән гел сүзгә килүчән була, әтиләр һәм балалар конфликты бу очракта бигрәк тә ачык күренә. 16 яшендә өйдән качып китеп, Гражданнар сугышында кызыллар ягында, аның әтисе – олы картатай аклар өчен сугыша. Әтисе үлгәч кенә 1925 елны авылга кайтып, минем картнәемә өйләнә.

Мин белгәндә картнәем (бездә дәү әнине шулай диләр) ялгызы гына яши иде. Аның дөньясында артык бер әйбер дә юк иде. Хәтта өстенә ябынырга да юрган-фәлән тотмады, урыны-урыны белән такырланып беткән бәрхәт бишмәтен ябынып йоклады, торса шуны киеп урамга чыкты. Фронтовик хатыны буларак пенсиясе дә яхшы гына булгандыр, әмма авыл буйлап сөт-катык сорамады, хәергә алып килсәләр, сөенеп ашады, булмаганда кибеттән маргарин алып, шуны кулланды, сөтсез чәйне дә рәхәтләнеп чүмерде. Болар – минем кечкенә чакта хәтер төбендә сакланып калган сурәтләрне анализлау гына.

Картнәем үз тормышын еш кына сөйли торган иде миңа. Әти-әни, абый-апалар басуда эштә. Мин кечкенә, әнинең әнисенә бармыйм, чөнки ул гел әрли, бик каты, усал холыклы иде, мәрхүм, көн туса әтинең әнисенә элдерәм. Ямилә картнәем белән көн буе чирәмдә ятып урам күзәтәбез, ул пәйгамбәрләр тарихын сөйли, авыл тарихына, гыйбрәтле хәлләргә тиеп үтә, яшьлеген искә ала. Тамак ачса йомырка йә бәрәңге пешереп ала. Сусатса, икәүләп тирләп-пешеп чәй эчәбез. Кайсы көн лавкага (авыл кибетен гомергә лавка диде картнәем) барып, мендәр кәнфит, прәник алып кайтабыз. Юл ыңгае яшьлек ахирәтләренә кергәлибез. Анда тагын чәй, тәм-том. Бала чак хәтирәләре шундый минем.

Картатай каберен эзләү кыйссасын языйм дисәм, әллә кайларга кереп киттем. Читкә китеп, тагын бер әйбер язам да, туры кыйссага күчәрмен.

Картатаем авылда гаиләсен калдырып, читкә китә. Елына бер генә кайтып урар була. Ташкент өлкәсендә мамык заводында слесарь булып эшли. Сугыш башланыр алдыннан кайтып, гаиләсен үзе янына алып китә. Әмма бергә тормыш тагын озакка бармый, сугышның беренче көнендә үк картатаем хәрби хезмәткә алына.

Картнәемнең чит җирдә бер итәк бала белән ялгыз каласы килми, кире авылга кайтырга тәвәкәлли. Картатаем да сугышка җибәрелмәгән була әле, увольнениега чыгып, гаиләсен товарнякка төяп җибәрә. “Кинәлегә килдек, анда 4 көн яттык, берни юк, ахырдан машинистлар сөйләшеп, товарнякка утыртып җибәрәләр. Әксингә (безнең яктагы Аксеново тимер юл станциясе) җитәрәк поезд тизлеген әкренәйтә башлады. Мин беренче Нәҗибәне (1928-2012), аннары Әхиярне (минем әти 1932-1997), аннары Яһүдәне (1937-1944), аннары барлык алып кайткан төеннәрне ташладым. Ахырдан кулдагы бер айлык Әнүәр (1941-1943) белән үзем сикердем. Нәҗибә олы апай буларак,йөгереп туганнарын алып, минем каршыга чыкты”, - дип сөйләгәне хәтердә.

Картнәем балаларын алып авылга кайтып төпләнә. Картатаем гел хат язып тора. Күрше Сәлимә әбидән хатларны укытып, җавап та яздыра картнәем. Әмма картатаем авылдан бер генә хат та алмаган, дип аңлыйм. Әнием сөйләвенчә, 1945 елның апрель башында язган хатында картатаем үзләренең соңгы авыр атакага барачакларын, әлеге сугыштан исән чыкса, тиздән җиңеп кайтачакларын яза, 1941нең июнендә озатып җибәргән 4 баласына да исемләп сәлам юллый. Бу вакытка картнәем ике кечкенә улын җирләгән була.

Алга китеп шуны әйтергә кирәк, картатайдан килгән хатларны җыеп төйнәгән була картнәем. Күрәсең, кайтыр, дип тә көткәндер. Әнинең сөйләвенчә, хатлар сакланмаган, сәбәбе бик гади: “искечә иде бит, аны кем укыган?!” Үз әнисе кайбер хатларны алып укыштыра, төзәлмәс яраларны яңартмыйк дигәннәрдер, хатлар мичкә очкан.

Похоронканы картнәем 9 майда ала. 24 апрель батырларча һәлак булды, Чехословакиядә туганнар каберлегендә җирләнгән диелгән була анда.

Һустопече авылында совет хәрбиләре һәйкәле

Һустопече авылында совет хәрбиләре һәйкәле

​Дөньялар тынычлангач, авыл халкы бераз тын алгач, безнең авылдан да берничә кеше Чехословакиягә сәяхәт кыла. Аннан кайтканнар, һичшиксез, минем картнәемә килеп, “Туганнар каберлегенә алып бардылар, анда Сабирьян абыйның да исеме язылган иде, үз күзләрем белән күрдем”, дип “сәлам” җиткерәләр.

Үзе исән чакта, картнәем миңа шуларны сөйли иде. Барып кайтырга тәкъдим дә итәләр кебек, әмма ул каршы төшә, безнең олы кешеләрнең аяктан ега торган аргументы: юлда үлсәм - нишләрләр. Картнәем 86 яшен тутырып, үз акылында үлде. Барлык балаларын, оныкларын үз янына чакырып хушлашып, бәхилләп, фани дөньяга күчте.

Минем күңелдә Чехословакиядәге шул каберне барып күрү теләге кечкенәдән бар иде. Авыл мәктәбендә укыганда хәтта чехмы, словакмы мәктәбенә хат та язган идем, маркалар ябыштыра белмәгәч, хат районнан кире кайтты. Шуның белән минем картатай кабере турында күбрәк белү теләге шыта алмаган килеш сулды.

1998 елда “Азатлык” радиосында эшләргә туры килде. 6 ай Чехия башкаласында яшәдем, ә менә Брно ягына юл төшмәде. Хәзер уйласам, төшмәве хәерле дә булгандыр бәлки, барыбер берни кыла алмас идем, дим.

Быелгы сәфәребез Германиягә планлаштырылган иде. Бик якын ахирәтем туена барырга булдык та, бер ыңгай Чехияне дә гизик, дидек. Алдыма үзем куйган бурычым тора бит, картатем каберен зиярәт кылу. Мин планлаштырылганча бик җиңел түгел икән.

Совет хәрбиләренә хәйкәл

Совет хәрбиләренә хәйкәл

Прагага килеп тукталгач, арендага машина алып, иртүк Брно тарафына юл алдык. Мин беркатлы, "бер шәһәрдә туганнар каберлеге ничәү булырга мөмкин, булса, 3-4әүдер, исемнәре булгач, көн дәвамында без аны табачакбыз", дим. Әйтүе генә җиңел. Брноның төп зиратында туганнар каберлеге бар барлыгын, аны эзләп тапканчы, күзләр тона язды. Кайчандыр бик матурлап эшләгәннәрдер дә, хәзер ул искергән инде. Яңартып тормагач, таш та таушала. Әмма каберлекләр каралган, үләнен чабалар, чүпнең әсәре дә юк. Бар тараф чиста һәм пөхтә. Таш белән уратып алынган буш яткан җир күргәч, күңел шомланып куйды. Меңәрләп исәпләнгән, саннар белән генә билгеләнгән бу каберлектә кемнәрнеңдер кадерле әтиләре, йөрәк парәләре – уллары, кемнәрнеңдер сөйгәннәре ятадыр. Исемсезләр. Күпме генә эзләсәк тә, туганнар каберлегендә яткан сугышчыларның исемлеген тапмадык. Бер урыныныда 1500дән ашу, икенче ягында 1700дән ашу кеше җирләнгәнлеге турында гына язылган. Совет гаскәрләре каберлегенә терәлеп, румын солдатлары күмелгән. Анысы да туганнар каберлеге. Меңнән ашу солдат җирләнгән урын таш белән уратып алынган. Шушы ташка уеп һәр солдатның исеме язылган. Званиесы белән бергә. Мең ярым тирәсе кеше.

Юлыбыз уңмады. Рядовой солдатларның исемсез каберлектә икәне аңлашылды. Күңел төшүе турында сөйләп тормыйм. Шулай да, килгән-килгән башка каберлекләрне дә барып карыйсы иттек. Брнодан ерак түгел Оржехов авылы бар, андагы каберлеккә Русия илчесе бәйрәмнәрдә чәчәк сала икән. Бәлки анда исемлек булыр да, бәлки исемлектә эзләгән кешебезне күрербез дип, тагын җилдердек. Авыл белән авыл аралары шул кадәр кыска, авылларын да, авыл дип әйтергә тел әйләнми бит. Кечкенә генә шәһәр диярсең. Авыл кырларында иген чәчүлекләре.

Оржеховтагы туганнар каберлеге авылның очында ук икән, эзләп йөрү кирәкмәде. Монда да өметем акланмады: мондагы каберлектә дә офицерлар гына аерым-аерым җирләнгән, ташка исемнәре язылган. Ә рядовой солдатларның исемлеге юк. Саннар. (Бу гаделсезлекне күреп, ачынып, йөргән урыннарны фотога төшерергә дә онытканмын.) Каберлекнең бер ягында 609, икенче ягында 821 солдат җирләнгән.

Архивтан күчермәләр алып, һәлак булучылар турындагы списокларны интернет челтәренә куйган бер мәрхәмәтлесе. Шуның буенча карап, шушы көндә һәлак булган солдатларның берничәсен ниндидер авыл (башта авыл исемен укый алмый нәүмиз булдык, баштан белсәк, бәлки Брноларны гизеп йөрисебез дә булмагандыр), берничәсен Черновице авылы зияратына җирләнгәннәре турында белгән идек. Бүген Черновице аерым авыл түгел, Брноның бер микрорайоны булып калган. Аның да иске зияратын белгән кеше юк. Хәзер барсын да төп зияратка җирлиләр, ди. Монда да юлыбыз уңмады. Рядовойларның исемлеген таба алмаячагыма инандым. Чехословакиягә барган авылдашларым минем картнәемне алдаган булып чыга. Кайсычак, алдашу файдалырак шул. Картнәем Сабирьянының батырларча сугышып һәлак булуына, аны зурлап күмүләренә, каберендә исеме балкып торуына инанып китте. Бәлки шулай кирәк булгандыр да.

Төшенке күңел белән Прагага кайтыр юлга кузгалдык. Кайткач, тагын интернетка чумып, архив кәгазьләрен актарырга тотындым. Йөрәгем чыга язды, картатаем вафат булган һәм күмелгән авылның төгәл исемен таптым бит! Моутнице авылында җирләнгән дип килә «кара кәгазь» картнәемә. Авылның исеме төгәл билгеле булды.

Кире өйгә кайтуыбыз Вена аша булганга, аннан да машина арендалап, Моутнице авылына барып әйләнергә булдык. Бу юлы тагын җилкенеп бардым. Картатаем каберен, һичшиксез, табачакмын бит! Юл ыңгае зур каберлек күреп, кереп карарга булдык. Һустопиче авылындагы туганнар каберлеге иде бу. Монда барлыгы 1875 солдат җирләнгән, шуларның 98е офицер, 675е рядовой солдат, 1102е билгесез. Монда да 98енең генә исеме бар. Калганнары тагын исемсез. Шушы урында соңгы тияге иткән солдатлар рухына дога кылып, тагын юлга кузгалдык.

Моутнице авылы

Моутнице авылы

Моутницега җитәрәк юлдан төшеп кыр чәчәкләре дә җыйдым. Каберлекне тапсам, имеш, чәчәк салам. Күзне яшь пәрдәсе каплап тик тора. Авыл төзек, матур икән. Әмма каберлек юк. 1946 елда махсус канун белән совет солдатлары җәсәдләрен казып алып, берләштерү башлана. Шул чорда Моутницеда җирләнгән солдатларны Оржехов һәм Брно каберлекләренә күчерәләр. Әмма Моутницеда һәлак булган совет солдатларына куелган һәйкәл барлыгын белдек. Ул мәктәп янында гына булып чыкты. Һәйкәл янына килеп утыргач, килеп тулган күз яшьләрен тыяр хәлдә түгел идем.

Нихәл итәсең, картатай, гафу ит, соңгы тиягеңне таба алмадым. Әмма син йөргән юллардан узганмындыр. Һәр карыш җир өчен көрәшеп, тамган тирең, аккан каның бушка булмаган бит. Ходай насыйп итсә, кабереңне табармын, үз балаларым белән зиярәт итәрбез сине.

Башкача эзләү мөмкинлегем юк әлегә. Хәзер хатлар аша табып карау теләгем бар. Әмма өметем генә зурдан түгел.

5 августта Лондонда бер кызыклы инсталляция ачылды. Ул Беренче дөнья сугышында һәлак булган Британия һәм аның колонияләре солдатларына багышланган. Күз алдына китерәсезме, Британия сугышчысы гына түгел, Британия колониясеннән килгән солдатны да исәпкә алганнар. Төп-төгәл 888246 кеше. 888246 ал керамик мәк шушы һаләк булган һәр сугышчы истәлегенә багышланган. 1914 елдан 1918 елга кадәр сугышта һәлак булган һәр солдат өчен бер ал мәк чәчәге. Шулай ук сугыштан кайтып алган яралардан үлгәннәре дә исәпкә алынган.

Күз алдына китерәсезме? 100 ел узган, ә нинди төгәллек! Ә бездә 70 ел узып бара, солдатлар һаман исемсез. Исемсез генә түгел, каберсезләре дә бихисап.

Исемсезләр. Каберсезләр. Кадерсезләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG