Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:27

Украина мәсьәләсендә Көнбатышка каршы азык-төлек чикләүләреннән иң зур зыянны Русия халкы күрәчәк. Азык-төлек бәяләре нык артыр, әмма Көнбатыш азык-төлеге барыбер сатылыр.

Мәскәүнең 7 августта АКШ, Европа Берлеге, Австралия, Канада һәм Норвегиядә җитештерелгән күп кенә төр азыр төлеккә чикләүләр игълан итүе күпләр өчен көтелмәгән хәл булды. Чөнки Русия азык-төлекнең 40 процентын, күбесенчә балык, сөт, сыер ите һәм сырны читтән ала. Шуңа күрә бу чикләүләрдән беренче чиратта Русия кулланучылары зыян күрәчәк.

Былтыр Русия быелгы чикләүләргә дучар булган илләрдән барлыгы 17,2 миллиард долларлык азык-төлек кертте. Халыкара сәүдә үзәге мәгълүматларына караганда, шуның 9,2 миллиард долларлык өлеше – быелгы чикләүләргә дучар булган азык-төлек төрләре.

Мәскәү теләгәнчә, кайбер Көнбатыш җитештерүчеләре хәзер кыенлыклар кичерә. Үзләре җитештергәннең зур өлешен Русиягә сатучы ширкәтләр аеруча зур зыян күрә.

Нәтиҗәдә Европа берлеге бу чикләүләрдән зыян күрүче авыл хуҗалыгы ширкәтләренә ярдәм итү өчен 170 миллион долларлык махсус фонд булдырды.

Әмма, Европа берлеге үз фермерларына ярдәм оештырганда, бу чикләүләрдән иң зур зыян күрүче Русия халкына ярдәм итү турында бернинди сүз әйтүче дә юк.

Мәскәү рәсмиләре әйтүенчә, чикләүләр башланганнан бирле башкаланың төп кибетләрендә туңдырылган балык бәясе 6 процентка, сөт бәясе 5,3 процентка, сыр 4,4 процентка арткан. Ел ахырына кулланучылар кәрҗине 20 процентка кыйбатланыр дип фаразлана.

Өстәвенә, бу бәя артулар болай да илдә инфляция дәрәҗәсе 7,5 процентка җиткән чорга туры килде. Икътисадчылар Путинның бу чикләүләре инфляцияне тагын да арттырачак дип кисәтә.

Сергей Гуриев

Сергей Гуриев

Элек Мәскәүдәге Яңа икътисад мәктәбен җитәкләгән, хәзер Париж сәяси тикшеренүләр институтында эшләүче Сергей Гуриев: "Бу чикләүләр нәтиҗәсендә инфляция артачак", ди.

Аның әйтүенчә, Мәскәү инфляцияне банк процентларын күтәрү белән киметергә тырышырга мөмкин. Әмма бу Русиядә икътисади үсешнең тагын да кимүенә генә китерәчәк, ди ул.

"2014 елга бер процент үсеш фаразланган булса, чынлыкта ул ноль процент булырга мөмкин", ди Гуриев.

Русия читтән кертелмәгәнне үзе җитештерә аламы?

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев чикләүләр яхшы нәтиҗәләргә китерәк, читтән азык-төлек алуны туктату илнең үзендәге җитештерүчеләргә этәргеч бирәчәк, диде.

12 августта Ставропольдә чыгыш ясап Медведев хөкүмәтнең моңарчы азык-төлек читтән күпләп сатып алыну сәбәпле игътибардан читтә булган авыл хуҗалыгына акча белән ярдәм итәчәген белдерде.

Русиядә азык-төлек тармагы чыннан да зур үзгәрешләргә мохтаҗ. Илнең үзендә җитештерү кыйбат булу сәбәпле, күп кенә төр азык-төлек читтән сатып алына. Шуңа күрә якын арада бу чикләүләр җирле җитештерүчеләргә иркенрәк сулау мөмкинлеге бирәчәк.

"Көндәшләрне алып ату җитештерүче өчен һәрвакыт файдага була, шуңа күрә читтән азык-төлек кертүне тыю Русиянең авыл-хуҗалыгы өчен бик яхшы хәбәр", ди Гуриев.

Әмма бу Русиядәге инвесторлар шунда ук үз акчаларын азык-төлек җитештерүгә кертәчәк дигән сүз түгел. Украинадагы кризис чишелү белән ул чикләүләр тиз арада бетерелергә мөмкин. Шулай ук Үзәк банкның банк процентларын күтәрүе инвесторлар өчен бурычка акча алуны тагын да кыйбатлатачак.

Шулай ук тәэминатны арттыру проблемнарын да истә тотарга кирәк. Читтән сыр алу тыелган икән, Русиянең үзендә сыр җитештерүне арттыру өчен күбрәк сөт кирәк булачак. Әмма бу чикләүләр Европа берлегеннән сөт алуны да тыя бит. Ә Русия сыерлары Путин кушканга карап кына сөт бирүне арттырмаячак. Өстәвенә, Русиядә сөт җитештерү Европа берлегендәгегә караганда 30 процентка кыйбатрак чыга. Сыр җитештерүчеләр бу бәя аермасын кулланучылар хисабына каплаячак. Алар шулай ук бәяне арттырганда илдәге сыр кытлыгын да истә тотып арттырачак.

Русия башка чит илләрдә азык-төлек таба аламы?

Русия хәзер башка чит илләрдән, шул исәптән Европа берлегенә кермәгән Европа илләреннән, Якын Көнчыгыштан һәм Латин Америкасыннан азык-төлек алуны арттырырга тели.

Әмма Вашингтон белән Брюссель андый илләрне игътибардан читтә калдырмаячак. 11 августта Путин Сочида Мисыр президенты Габдел Фәттах Сиси белән очрашканнан соң Русиянең азык-төлекне Мисырдан сатып алырга җыенуын белдерде. 15 августта Европа берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары Брюссельдә очрашып Мисырга (Европа берлегеннән зур ярдәм алучы ил) һәм Русия базарында Европа берлегенең урынын алырга теләүче башка илләргә ничек итеп бердәм рәвештә җавап бирү турында сөйләште. Җавапның нинди булачагы турында мәгълүмат әлегә игълан ителмәде.

Алга таба кайсы юнәлеш алыныр?

Мәскәүдә рәсмиләр азык-төлек чикләүләренең игълан ителгән бер елга сузылмаячагына өметләнүләрен белдерде.

"Алар бик озак дәвам итмәс дип өметләнәм", диде 18 августта үз урынбасарлары белән очрашуда Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев.

Чикләүләр озаграк дәвам иткән очракта да, бик кырыс булмас, Көнбатышта җитештерелгән, Русиядә тыелган азык-төлек Таможня берлегендәге Беларус һәм Казакъстанныкы буларак Русиягә керә башлар дип өметләнергә дә нигез бар.

Русиядә тыелган азык-төлек Казакъстан белән Беларуста тыелмый. Европада җитештерелгән азык-төлекнең ничек итеп Беларус яки Казакъстанныкы булачагы аңлашылмаса да, Медведев, бу илләрдә зур күләмдә өстәмә кыйммәт кушылганнан соң инде бөтенләй яңа тавар килеп чыгуын белдерде.

Шулай итеп Беларус белән Казакъстан арты як ишекләре буларак кулланылырга, нәтиҗәдә Путин чикләүләренең халыкка тәэсире киметелергә мөмкин.

Ул очракта бу чикләүләрнең максаты – Көнбатыш азык-төлеген чыннан да тыю түгел, ә Русия җәмәгатьчелеге фикерен Кремль файдасына туплау дигән сүз.

XS
SM
MD
LG