Accessibility links

"Кырымда хәрбиләрне Донбасска җибәрү өчен әзерләү дәвам итә"


"Мәгълүмати каршылык" хәрәкәте координаторы Дмитрий Тымчук Фейсбукта: "Донбасска җибәрү өчен Кырымда хәрбиләрне әзерләү дәвам итә", дип язды. Әлеге хәрәкәт белдерүенчә, Русия Украина чигендә хәрбиләрне арттыра.

"Украина чигендәге Русия һәм Днестр буе җирләрендә 22,5 мең хәрби бар. Кырымдагы гаскәрләр белән бергә алар 47 мең", дип яза Тымчук.

Аның мәгълүматларына күрә, соңгы көннәрдә Украинаның төньяк-көнчыгыш чигенә, Чернигов, Сумский, Харьков өлкәләренә каршына, Русиянең Ростов өлкәсенә һәм Донецки юнәлешендә Русиянең хәрбиләрен күчерү бара.

Ул соңгы өч көн эчендә Русиядән биш деверсия-күзләү төркеменең Украинага кертелгәнлеген дә әйтә.

XS
SM
MD
LG