Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:59

Кырымда Бакчасарай районына яңа башлык билгеләнде


Кырымның Бакчасарай районы башлыгы итеп Валерий Гончаренко билгеләнде. Ул Бакчасарай районы депутаты.

Гончаренко авыллардагы яшәеш челтәрен һәм урман хуҗалыгын яхшыртуны төп максаты дип белдерә. Ул шулай ук районны су, авыл хуҗалыгы кирәк яраклары белән тәэмин итәргә кирәклеген дә әйтә.

19 августта Бачасарай районы хакимиятенең әлекке рәисе Ильми Умеров үз теләге белән вазифасыннан китте. Ул Азатлыкка Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымдагы хакимияттә эшләргә теләмәвен белдергән иде.

Аннексиядән соң Татарстан Бакчасарай, Башкортстан Карасубазар (Белогорски) районы өчен җаваплы итеп билгеләнде.

XS
SM
MD
LG