Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда бал ярминкәсе узды


Башкортстанның Тәтешле районы умартачысы Нәсия Ярхамова
Башкортстанның Тәтешле районы умартачысы Нәсия Ярхамова

Удмуртия умартачылары сигезенче тапкыр бал ярминкәсенә җыелды. Быел башка еллар белән чагыштырганда ярминкәдә умартачылар саны азрак иде.

Көзнең бер мул уңышы – бал. Ижау шәһәренең үзәк мәйданында сигезенче тапкыр Удмуртия умартачыларының ярминкәсе узды. Ярминкәгә кортчылык белән шөгыльләнүчеләрдән тыш татлы ризыкны күпләп сатып алучылар да катнашты. Киштәләргә төзелгән чиләкләрдән аларны бик тиз аерып булды. Шәхси умарталыкларыннан бал алып килүчеләрнең киштәләрендә ике яисә өч төсле бал. Юкә, чәчкә балы. Сатып алучыларның төзеп куйган күпсанлы савытларында әллә ничә төсле бал иде. Берничә сатучыда быелгы карабодай балы да куелган. Әмма умартачылар монда хәрәмләшү булырга мөмкин дип кисәтеп куйды. Башкортстанның Тәтешле районыннан килгән Нәсия Ярхамова да, карабодай балы әле юк, бездә үткән елда җыелганы гына, дип ассызыклап куйды.

Гөлсинә һәм Анатолий Дегаевлар
Гөлсинә һәм Анатолий Дегаевлар

Сигезенче ел рәттән ярминкәгә Удмуртиянең Кече Пурга районыннан Дегаевлар гаиләсе татлы ризыкларын алып килә. “Ярминкәдә безне даими бал сатып алучылар көтеп тора. Алдан шалтыратып, хәбәрләшәбез. Икенчедән, биредә умартачылар белән очрашып, фикер алышабыз. Быел безнең бал күп булды. Кайбер районнарда юкә балы булмаган. Юкә агачы чәчәк аткач, көчле яңгырлар явып, нектарларын юып төшергән. Безнең умарталар урман өчендә, юкә агачы бер атна ун көнгә соңрак чәчәк атты. Шуңа уңыш да мул булды”, дип сөйләде Гөлсинә Дегаева.

Бал ярминкәсе
Бал ярминкәсе

Быел ярминкәгә умартачылар күп килмәгән. Кортчылык белән шөгыльләнүчеләр дә, балны күпләп сатып алып, тәкъдим итүчеләр дә бар иде ярминкәдә. Оештыручылар шундый ярминкәләрдә республика умартачылары күбрәк катнашуын тели. “Шундый бәйрәм-ярминкәләр кортчылык белән шөгыльләнүчеләр өчен тәҗрибә туплау да, аралашу да. Умартачылар күбрәк эшли белә, сату итү – аларның һөнәре түгел. Умартачылар берлеге бу яктан да аларга ярдәм итәргә тырыша”, диде “Удмуртия баллары” оешмасы рәисенең ярдәмчесе Валентина Орлова.

Башкортстан балын да халык яратып татып карады. Нәсия Ярхамова умартачылык белән күп еллар шөгыльләнә. Бу һөнәр аларның ата-бабаларыннан килә. Берничә буын шушы эш белән мәшгуль. Хәзер бу кәсеп белән яшьләр дә кызыксына, кереме дә бар, дөрес, салымы да. Әмма үзебезгә дә, дәүләткә дә җитә, дип нәтиҗә ясады Нәсия Ярхамова.

Үткән еллар белән чагыштырганда быел умартачылар балны күп җыйган. Димәк, татлы ризык безнең өстәлләребездә мул булачак.

XS
SM
MD
LG