Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:09

Җөмһүрият өчен көрәшергә һәм яулап алганны кулда тота белергә кирәк, ди язучы Рабит Батулла

30 август – бәйрәм көн! Суверенитет декларациясе кабул ителгәч, халык мәйданда төннәр буе йокламыйча бәйрәм итте.

Суверенитет алу өчен кешеләр ачлык та тотты. Халык пәрәмәчләр, самаварлар белән мәйданга чыгып, Чаллыдан, Түбән Камадан килгән яшьләрнең тамакларын туйдырды. Әбиләр дә үзләре булдыра алганча азатлык өчен көрәште.

Ул вакытларда без Миңтимер Шәймиевне, Сергей Филатовны, Сергей Шахрайны мәйданга чыгарга да мәҗбүр иттек. Шахрай ул вакытта татар мәктәпләрен ачтырырга вәгъдә итте, бөтен Русиядә татар мәктәпләре ачылсын өчен мин ярдәм итәчәкмен дип китте ул, әмма вәгъдәсендә тормады. Ул бит дәүләт кешесе, ләкин безне алдап китте. Татар мәктәпләре хәзер дә ябыла тора.

Шагыйрьләр дә, язучылар да, сәясәтчеләр дә ул вакытларда Азатлык өчен көрәш мәйданында иде. Һәм, ниһаять, без суверенитет документын кабул иттек.

Ак яулыклы апалар милли хәрәкәтнең бер өлешен тәшкил итте

Ак яулыклы апалар милли хәрәкәтнең бер өлешен тәшкил итте

Ни генә булмасын, 30 август – бәйрәм. Безнең татарның бәйрәмнәре күп түгел. Кайбер күрше халыклар 365 көнгә 300 көн бәйрәм итәләр. Безнең Сабантуй, Корбан, Гает, Мәүлид бәйрәме бар. Элек, заманында Нардуган бәйрәме һәм башкалар да булган. 30 август, үзенә күрә, яңа бер бәйрәм булды.

Дөрес, бөтен теләкләребез дә кабул булмады. Әмма алга өметебез дә бар. Иншаллаһ, безнең җитәкчеләребез дөрес юлдан бара дип уйлыйм мин.

Халык бүген эш белән мәшгуль, ул эш белән көрәшә. Аның азатлык өчен көрәшүе – әнә шул эш. Безнең халык эшчән һәм шул ук вакытта үз бәйрәмен бәйрәм итәргә дә хаклы. Мин тагын бер бәйрәм өстәлүгә шат.

Кемдер бу бәйрәмгә комачауларга тырыша, кемдер бу бәйрәмне кабул итми. Бу – табигый хәл. Азатлык беркайчан да кытыршысыз гына була алмый.

Көрәшсез дә азатлык булмый. Жан-Поль Сартр: "Котыласың килсә – эшлә" дигән. Белмим, нәрсәне күз алдында тотып әйткәндер, бу сүзләр иҗатка да, хезмәткә дә кагыла торгандыр. Хезмәт, бәлки, зинданга ябылган кешенең котылыу чарасыдыр. Сартрның бу гыйбарәсен бик киң итеп аңлатып була.

Җөмһүрият өчен дә көрәшергә һәм яулап алганны кулда тота белергә кирәк. Без алга таба да кануни рәвештә бәйрәмгә омтылырга тиешбез.

Рабит Батулла
Язучы, җәмәгать эшлеклесе

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG