Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар Мәҗлесе сайлауларны бойкотларга чакыра


Русия хәрбиләре Кырымтатар лидеры Мостафа Җәмилевне каршы алучыларның юлларын бикли. 3 май 2014
Русия хәрбиләре Кырымтатар лидеры Мостафа Җәмилевне каршы алучыларның юлларын бикли. 3 май 2014

Кырымтатар халкы Мәҗлесе хәзерге "хакимият"нең ярымутрауда яшәүчеләрнең һәм кырымтатарларның хокукларын бозуын белдерә. Һәм шул сәбәпле кырымнарны 14 сентябрьгә билгеләнгән "парламент"ка һәм җирле үзидарәгә сайлауларда катнашмаска чакыра. Бу хакта белдерү Мәҗлес сайтына урнаштырылган.

"3 мартта Акмәчет үзәгендә "самооборона" тарафыннан урланган Решат Аметовны үтерүче әлегә кадәр табылмаган. Ул вәхшиләрчә җәзаланган килеш табылды. Шулай ук май аенда юкка чыккан активистлар Леонид Коржа, Тимур Шәймәрданов, Сейран Зинетдиновның язмышлары билгеле түгел", диелә бу белдерүдә. Шулай ук кырымтатарларның лидеры Мостафа Җәмилевне каршы алырга барганнар өстеннән дә мәхкәмә аша эзәрлекләүләр барганлыгы әйтелә.

"Булганак авылындагы мәдрәсә укучыларына ФСБ һәм битлекле кораллы кешеләрнең һөҗүм оештырулары җавапка тартылмаган. Ул гына да түгел, тикшерү үткәрәбез дигән сылтау белән һөҗүмнәр даими күренешкә әйләнде.

ФСБ хезмәткәрләренең активистларны куркыту һәм Кырымда рухи террор урнаштыру өчен сөйләшүләр алып баруы хәзер гадәти күренешкә әверелде", дип белдерә Мәҗлес.

XS
SM
MD
LG