Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр Израил һәм фәләстиннәрне сөйләшүләрне яңартырга чакыра


Сишәмбе, Израил һава көчләренең утка тотуы нәтиҗәсендә, Газзәдә күп катлы йорт җимерелгән һәм шулай ук тагын бер күп катлы йортка зыян килгән. Бу хакта Associated Press хәбәр итә.

Бу биналарда фатирлар, кибетләр һәм офислар булган. Газзәдәге медицина хезмәткәрләре 25 кешенең яралануын әйтә.

Израил фәләстиннәр ягыннан ракеталар ату дәвам итүен белдерә. Сигез тапкыр шундый һөҗүм булган, бер бинага зыян килгән, уннан артык кеше яраланган.

Израил хәрбиләре белдерүенчә, кораллы сугышчылар белән бәйле урыннар утка тотылган. 15 тапкыр һавадан бомбалаганнар. Фәләстин ягы ике кешенең һәлак булуын, 25ләп кешенең яралануын хәбрә итә.

Мисыр Израилне һәм радикал ХӘМӘС төркемнәрен утны туктату турында сөйләшүләрне яңартырга чакыра. Израил, фәләстиннәр ягыннан атылган ракетага җавап итеп, июль башыннан бирле Газзәдә махсус операция үткәрә.

XS
SM
MD
LG