Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мөселман киносы фестивалендә татарстаннан 15 эш күрсәтелә


5-11 сентябрьдә үтәчәк Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә татарстаннарның 15 эше күрсәтеләчәк. Бу хакта әле фестиваль уңаеннан үткән матбугат очрашуында белдерелде.

Аларның күбесе бәйгедән тыш күрсәтеләчәк. Салават Юзеевның “Корбан-Роман” фильмы төп исемлектә. Аннан кала Алексей Барыкинның “Коры елга”, Марсель Гайнуллинның “Соңга калган чәчәкләр” кыска метражлы, Илдар Матуринның “Туфан Туфан инде ул” документаль һәм Сергей Киатровның “Зилант әкиятләре” мультфильмы да бәйгегә чыгачак. Фестивальнең башкарма директоры Марат Дәүләтов сүзләренчә, алар барсы да рус телендә.

Быелгы фестивальдә 56 илдән 500 әсәр тәкъдим ителгән булган, аның эченнән бәйгегә 22 илдән 50 әсәр сайлап алынган.

XS
SM
MD
LG