Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:10

Башкортстанга килгән Украина качаклары башкорт телен өйрәнәчәк


Украина качаклары, республика канунына ярашлы, башкорт телен өйрәнәчәк. Бу хакта Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов хәбәр итте. Ул моны мәгариф турында канунга нигезләнеп эшләнәчәген ирештерде.

Бүгенге көндә 25 украин качагы мәктәпкә төшәргә гариза биргән. Шулай ук мәктәпкәчә яштәге 14 баланы бакчага урнаштыру турында гариза алынган. Уфа хакимиятенең мәгариф бүлеге башы Елена Хаффазова сүзләренә караганда, качакларны мәктәпкә урнаштыру проблемалары булмаячак.

Башкортстан Украинадан барлыгы 5 мең качак кабул итәчәк. Бүгенге көндә 2 мең качак кабул ителгән. Башкортстангы гадәттән тыш хәлләр идарәсе белдерүенчә, узган якшәмбе Украинадан тагын 415 качак китерелгән. Аларны 18 автобуска төяп Сибай шәһәренә, Дүртөйле, Бүздәк, Бишбүләк, Әбҗәлил, Архангельский районнарына җибәргәннәр.

XS
SM
MD
LG