Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:19

Адвокат Резник Русияне телехунтадан сакларга чакыра


Геннадий Резник

Геннадий Резник

Русиянең оппозиция вәкилләрен "манчучы" тапшырулары белән танылган НТВ телевидениесе илнең Украинадагы сәясәтен тәнкыйтьләүче күренекле музыкантларны һәм җәмәгать эшлеклеләрен "фаш иткәннән" соң адвокат Генри Резник Мәскәү үзәгендә ялгыз пикетка чыкты.

"Илне телехунтадан саклыйк", дигән язу күтәргән Резник "адвокат булмасаң да, ватандаш булырга тиешсең", ди.

Бер сәгать чамасы пикетта торган адвокат, шулай ук, телефон хезмәтләре телефонымны өзеп куйган, дип зарлана.

Резник үзенең протест чарасын Новинский бульварындагы Иосиф Бродский һәйкәле янында уздырды. Бу урынны сайлавын ул, Бродский үз иреге өчен җәза алган һәм үзе дә азатлыкның бер символына әверелгән дип аңлатты.

Узган якшәмбе, 24 августта НТВ телевидениесендә "Хунтаның 13 дусты" дигән тапшыру күрсәтелде. Анда Русия хакимиятләренең Украинадагы гамәлләре белән килешмәүче күренекле кешеләр тәнкыйть утына тотылды.

Тапшыруга эләккәннәр арасында Украинаның Донецки өлкәсенә барып качак балалар өчен җырлар башкарган, соңгы вакытта хакимиятләр тарафыннан эзәрлекләнүче танылган җырчы Андрей Макаревич та бар.

Элегрәк шул ук телевидение 2012 елда Сазлык мәйданында Путинның өченче мөддәткә президент кәнәфиенә кайтуына ризасызлык чарасында катнашучылар турында тапшыру әзерләгән һәм шул тапшыру нигезендә оппозиция вәкилләре берничә елга иректән мәхрүм ителгән иде.

XS
SM
MD
LG