Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгариф министрлыгы: Бердәм тарих дәреслеге язылмаячак


Русия мәгариф министры Дмитрий Ливанов белдерүенчә, мәктәпләргә бердәм тарих дәреслекләре кертелмәячәк.

Аның "Безнең тарихтан бердәм дәреслекләр булмаячак ахыры. Тарихи-мәдәни стандартлар нигезендә тарих дәреслекләре язылачак. Бу бер төрле генә тарих дәреслеге булачак дигәнне аңлатмый", дигән сүзләрен "РИА Новости" яза.

Ливанов сүзләренчә, бөтен язылган дәреслекләр иҗтимагый һәм белгечләр тикшерүе аша узачак.

Бердәм тарих дәреслеге язу өчен аның концепциясен әзерләү һәм аның бары тик руслар, православие тарихын гына тирәннән яктыртачагы җәмәгатьчелектә, галимнәр арасында ризасызлык тудырган иде.

XS
SM
MD
LG