Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:44

“Русия Украина чигенә гаскәр, хәрби техника китерүне дәвам итә”


Украина чигеннән ерак булмаган Ростов өлкәсенең Каменск-Шахтински шәһәрендә тимер юлда хәрби техника. 23 августтагы фото

Украина чигеннән ерак булмаган Ростов өлкәсенең Каменск-Шахтински шәһәрендә тимер юлда хәрби техника. 23 августтагы фото

Русия хәрби көчләре Украина чигенә, беренче чиратта Ростов өлкәсенә, гаскәр, хәрби техника китерүне дәвам итә. Бу берләшмәләрнең бер өлеше Украина дәүләт чиген бозып эчкә үткән. Әлегеләр хакында Украинаның террорга каршы операция матбугат үзәге хәбәр итә.

Үзәк хәбәрләренә күрә, йөзгә якын техника: танклар, бронетранспортерлар, “Град” ракета ату машиналары, пехота машиналары Ростов өлкәсенең Тельманово авылына таба бара. Бу машиналарга ак төстәге түгәрәк, йә булмаса өчпочмак тамгасы сугылган.

Победа авылы янында Русия хәрби көчләре батальоны баш-фатиры урнашуы турында да әйтелә.

XS
SM
MD
LG