Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Декларация – әһәмиятен беркайчан да җуймый торган документ"


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Декларация дә, референдум нәтиҗәләре дә, Конституциянең беренче варианты да – алар тарихи документлар һәм без теләсә кайсы вакытта аларны халыкара мәхкәмәләрдә өстәлләренә сала алабыз, ди Фәүзия Бәйрәмова.

30 август – татар халкы өчен дә, минем өчен дә зур бәйрәм. Милләтнең 450 елдан соң башын күтәргән, дөньяга үзенең барлыгын хәбәр иткән олугъ көн итеп мин аны кабул итәм. Бу көн безгә күктән төшмәде, без аны яулап алдык.

Аңа кадәр безнең бабаларыбыз, узган гасыр башларында "Милли мәҗлес"тәге зыялыларыбыз, Гаяз Исхакыйлар һәм башкалар, чит илләрдән Азатлык радиолары аша Гариф Солтаннар көрәште.

1990 елның 30 августында форсатны кулдан ычкындырмадык, татар милләтчеләре дә, Татарстан депутатлары да бәйсезлек Декларациясен кабул иттерү өчен кулдан килгәннең барсын да эшләдек.

Ул вакытта Югары шурада Татарстан төркеме бик көчле иде. Аңа табиблар, укытучылар, галимнәр, язучылар керде. Без барыбыз да шушы Декларация яклы булдык. Моңа кадәр татар халкы күрмәгән һәм тиңе булмаган мөмкинлекләр бу Декларациягә салып калдырылган.

Без бу документта үзебезнең Советлар берлегенә кермәвебезне һәм Русия составында да булмауны да ачыктан-ачык итеп әйттек. Ул вакытларда Советлар берлеге кыл очында эленеп тора, ыгы-зыгылар вакыты иде. Русия үзен аерым дип дәүләт дип бара, һәм шуңа күрә, без алар эчендә үзебезнең статусны күрсәтмәдек. Документ кабул иткәндә бу ягы шома гына үтеп китте.

Без Декларациягә Татарстан кануннары барсыннан да өстен, барлык җир асты һәм җир өсте байлыклары да Татарстан халкыныкы дигән нормаларны салып калдырдык. Башта Декларация өлгесендә татар теле генә дәүләт теле дип язылган иде, чөнки Советлар берлеге конституциясе дә, Русиянеке дә җирле автономияләргә һәм союздаш республикаларга үз телләрен дәүләт телләре итеп игълан итәргә мөмкинлек бирде. Моңа руслар да алай ук каршы булмады.

Декларация кабул итү алдыннан гына Миңтимер Шәймиев, депутатлар алдына чыгып, татар һәм рус телләрен дәүләт теле итәргә тәкъдим ясады. Мин аны да аңларга тырышам, чөнки Декларацияне абсолют күпчелек белән кабул итү кирәк иде. Документны кабул иткәндә бер генә кеше каршы булды. Күпләр бер генә тел дәүләт теле булыр да, урыс теле статуссыз калыр дип курыкты ул вакытларда. Урыс теле дә дәрәҗә алганга, бөтенесе декларацияне бик тиз кабул итте. Ни генә булмасын, бу документны кабул итү кирәк иде. Вакыйга атналар буе барды. 30 август – ул соңгы хәлиткеч көн иде. Декларация төнге сәгать 11нче киткәндә генә кабул ителде.

30 август кичендә Сәйдәш маршы бөтен Татарстанга яңгырады

Мин трәҗемәче кызларга алдан, андый-мондый кабул итсәк, бөтен залга Салих Сәйдәш маршын җибәрик, дип әйтеп куйган идем. Алар шатлыкларыннан бу маршны бөтен Татарстанга тоташтырганнар, чөнки ул вакытта парламенттан туры трансляция бара иде. Һәр әйткән сүз шунда ук халыкка барып җитте. Халык көннәр-төннәр буе радио төпләрендә нәрсә әйтерләр икән дип, янып, көеп, дәртләнеп көтә иде. Унберенче киткәч без декларацияне кабул иттек һәм бөтен Татарстанга Сәйдәш маршы яңгыраган. Минем балалар: "Без, әни, хәтта елап җибәрдек", дип әйттеләр.

Безне ул төндә халык урамда көтте. Без Югары шура бинасыннан чыктык, мине куллларына күтәрергә телиләр, мин хатын-кыз булгач күтәртмәдем. Марат абый Мөлековны Югары Совет бинасыннан митинг була торган урынга кадәр кулда күтәреп алып бардылар. Халык алдында чыгыш ясаганда мин: "Җиңдек, әмма тел биреп дәүләт алдык, ягъни бер генә тел дәүләт теле булырга тиеш иде, әмма дәүләтле булу өчен без телебезне корбан иттек", дип әйтергә мәҗбүр булдым. Минем бу җөмләне аннан соң кат-кат искә төшерделәр.

Ул вакытта Татар иҗтимагый үзәге бик көчле иде, стратегик эшләр алып барды. Без шул көнне үк җыелып, иртәгә үк үзебезнең Декларациябезне күтәреп бөтен Советлар берлеге буйлап чыгып китәргә дигән карарга килдек.

Безнең җитәкчеләр "Безне таныгыз!" дип беркемгә дә мөрәҗәгать итмәде

Мин икенче көнне әле буявы кибеп тә өлгермәгән Декларация нөсхәсен алып Азәрбайҗанга очтым. Илдус абый Садыйковлар Балтыйк буе илләренә очтылар. Казакъстанга, төрле якларга таралыштык.

Мин Азәрбайҗанга килеп төштем, декларацияне күтәреп аларның парламентларына килеп кердем дә, "Безне таныгыз!" дип өстәлләренә салдым. Миңа ул вакытта: "Нигә сезнең җитәкчеләрегез мөрәҗәгать итми?" дип сорады. Алар җитәкчеләр мөрәҗәгать иткәнне еллар буе көтте, әмма җитәкчеләр "Безне таныгыз!" дип беркемгә дә мөрәҗәгать итмәде.

Аннан соң чигенүләр, куркытулар, янаулар, яраклашулар китте. Монда мең төрле сәбәп табарга, төрле кешеләрне гаепләргә мөмкин. Сөенгән еллар да, егылган еллар да, елаган еллар да, җиңгән еллар да, җиңелгән еллар да булды. Ни генә булмасын, шушы Декларация үзебезнең Конституцияне кабул итәргә, референдум уздырырга юл ачты. Декларация безгә нигез булып торды. Без: "Декларациябез бар, аны ныгытырга кирәк, Югары шура әйтүе бер сүз, халык та үз сүзен әйтсен", дидек. Халык та безнең сүзләрне раслады. Без үзебезнең хокукый документларыбызны кабул итеп, атом бозваткычы кебек, 90нчы елның урталарына кадәр алга бардык.

Аннан шартнамә кабул ителде. Аннан бу бөтен документлар онытылды дияргә була, аннан соң чигенү китте. Әмма Декларация дә, референдум нәтиҗәләре дә, хәтта Конституциянең беренче варианты да – алар тарихи документлар һәм без теләсә кайсы вакытта аны чыгарып халыкара мәхкәмәләр каршына сала алабыз. Чөнки без кан коймыйча гына үзебезнең бәйсезлегебезне игълан итә алдык. Сугышмыйча, кан коймыйча, парламент юлы белән үзебезнең бәйсезлекне игълан итү бик зур әйбер бит!

Халык ул вакытта башын күтәрде, мәктәпләр, мәчетләр, төрле институтлар ачыла башлады. Ул вакытта ниләр ачылган, алар барсы да Декларация нәтиҗәсе иде. Декларация – үзенең әһәмиятен беркайчан да җуймый торган документ ул.

Мин бу зур эшләрдә катнашуыма, үз сүземне әйтә алуыма сөенәм. Болар барсы да тарихта калды. Хәзер мәхкәмә юлларында йөрсәм дә, мин беркемгә дә ачу да тотмыйм, син ни өчен көрәштең дип тә әйтмим. Хәзер "сиңа нәрсә бирде, миңа нәрсә бирде, милләткә нәрсә бирде" дип бу тарихи көнне дә, Декларация документын да кечерәйтергә тырышырга кирәкми. Аның ни бирүе, бәлки, киләчәктә булыр.

Ни генә булмасын, Татарстан икътисади яктан һәм башка яктан аягында нык тора, Аллага шөкер! Сәяси яктан бик күп югалтулар булса да, барыбер аумадык, барыбер мескен булып калмадык. Шушы Декларациядән башланган күтәрелеш иде бу.

Бездән соң килгән буын бу Декларацияне күтәреп алыр

Мин бездән соң килгән буын бу Декларацияне күтәреп алыр һәм үзенең сүзен әйтер дип уйлыйм. Көрәш әле алда булачак. Тиз генә, Декларация кабул итеп кенә бәйсезлек алу ул демократик илләрдә генә мөмкиндер. Без бүген аждаһаның авызында йоттырмыйча, сөяк булып кадалып утырабыз. Бер Декларация алдык та, булды дип кенә, нәрсәдер көтеп утыру кирәкми. "Миңа бу нәрсә бирде?" дип түгел, ә "Мин милләтемә нәрсә бирдем?" дигән сорау кую кирәк. Әгәр һәр татар шушы принцип белән яшәсә, милләтебез алга барыр. Минем өметем бар, безнең татар халкы барыбер үзенең сүзен әйтәчәк, барыбер дөньяга чыгачак әле.

Мин 30 августны күтәренке рух белән каршы алам. Мин, ачыктан-ачык итеп әйтәм, 30 август – татар халкының бәйсезлеген игълан иткән көне.

Фәүзия Бәйрәмова

Язучы, Татар халкының Милли мәҗлесе рәисәсе

XS
SM
MD
LG