Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдованың Бәйсезлек көнендә Романиядән сузылган газүткәргеч ачылды


Молдовада Бәйсезлек көне
Молдовада Бәйсезлек көне

27 август – Молдованың, Советлар Берлеге таркалгач, Бәйсезлек игълан иткән көне. Бу көнне Романиядән килүче газүткәргечне төзү тәмамлану да бәйрәм ителде. Бу газүткәргеч Русиягә энергия чыгынаклары белән бәйле булуны киметә.

Молдова премьер-министры Юрий Лянкэ газүткәргеч ачылуны “тарихи вакыйга” дип атап, илнең энергетикада бәйсезлеккә әһәмиятле адым буларак бәяләде.

Яссы-Унгены газүткәргече Молдованы Европа Берлегенең әгъза дәүләте – Романия белән бәйли. Романиядән газ 1 сентябрьдә киләчәк.

Лянкэ Бухарест һәм Кишиневның газ бәясе турында килешүе Русиянең “Газпром”ыныкыннан кимрәк булыр дип өметләнә.

XS
SM
MD
LG