Accessibility links

АКШ илчесе: Русия Украинаның көнчыгышындагы хәрби чараларда турыдан-туры катнаша


Джеффри Пайетт
Джеффри Пайетт

АКШның Украинадагы илчесе Джеффри Пайетт, Русия Украинаның көнчыгышындагы хәрби чараларда турыдан-туры катнаша дип белдерде.

"Русиянең танкларын, хәрби машиналарын, артиллерия һәм ут ачу реактив системаларын китерү Украина хәрби көчләрен җиңү өчен җитәрлек булмаган. Шуңа крә хәзер Украинадагы сугышка күбрәк Русия гаскәрләре кушыла", ди дипломат.

Германия канцлеры Ангела Меркель Русиядән Украина җирендә гаскәрләренең булуына аңлатма таләп итте. Бу хакта ул Русия президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкәндә белдерде, дип хәбәр итә Германия хөкүмәте сайты.

Чәршәмбе көнне Украинаның террорга каршы операция матбугат үзәге Русия хәрби көчләре Украина чигенә, беренче чиратта Ростов өлкәсенә, гаскәр, хәрби техника китерүне дәвам итә, аларның бер өлеше Украина дәүләт чиген бозып эчкә үткән дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG