Казанда Украинадагы сугышка каршы пикет
10 сентябрь кичендә Казанда бер төркем активист Украинадагы сугышка каршы пикет үткәрде.
Украин хәрбиләре җеназасына меңнәрчә кеше килде
Украинаның Сумы шәһәрендә сепаратистлар белән бәрелешләрдә һәлак булган алты хәрбинең җеназасына меңнәрчә кеше килде.
Украина көнчыгышында вазгыять. 10 сентябрь
Чыганак: Украина иминлек һәм саклану шурасы. 10 сентябрь 2014
Донецки сепаратистлары бәйрәм оештырды
Украинаның Мәскәү яклы сепаратистлар контролендәге Донецки шәһәрендә Донецкиның 1943 елның 8 сентябрендә Германия гаскәрләреннән азат ителүенә 71 ел тулуны бәйрәм иттеләр. Бәйрәмне оештыручылар җыелган берничә йөз кеше алдында чыгыш ясап, Украина хакимиятәнә каршы сугышны фашизмга каршы сугыш дип атады. Бу чара узган атнада ирешелгән атышларны туктату килешүе нигезендә Украинаның көнчыгышында чагыштырмача тынычлык сакланган шартларда узды.
Донбасска "махсус статус" бирү мәсьәләсе каралачак
Украина президенты Петро Порошенко, киләсе атнада Югары Рада Донецки һәм Лугански өлкәләренә Украина эчендә "махсус статус" бирү турында канун өлгесен караячак, дип белдерде.
Әлеге канун белән Порошенко бу төбәкләрнең "тыныч юл белән Украинага кайтуына" өмет итә. Әзерләнгән документта бу төбәктә "вакытлыча үзидарә" урнаштыру һәм соңыннан Украина эчендә аларга аерым статус бирү каралган.
5 сентябрь Минскида Украина, Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы, шулай ук Русия вәкилләре Украинаның көнчыгышында көч куллануны туктату турында килешүгә кул куйды. Шул ук килешүдә Русия яклы сепаратистлар кулында булган Донбасс өлкәләренә махсус статус бирү дә каралган иде.
Меркель: "Русиянең Украина низагында катнашуы ап-ачык
Германия канцлеры Ангела Меркель Украина низагында Русиянең катнашуы "ап-ачык", аның бу гамәлләрен болай гына калдырырга ярамый дип белдерде. Чикләүләр Русиягә йогынты ясауның бердән-бер чарасы, шул ук вакытта, Украинада вазгыять җайланса бу чикләүләр алыныгрга да мөмкин, диде ул.
Нидерланд очкыч казасы хисабын бәян итте
Нидерланд иминлек шурасы Malaysia Airlines һава ширкәте очкычының 17 июль көнне Украинаның Донецки өлкәсендә һәлакәткә юлыгу сәбәпләрен тикшергән белгечләр хисабын игълан итте. Белгечләр очкыч "читтән" килеп тигән җисем нәтиҗәсендә җимерелгән дип белдерә, әмма нинди ракета икәнен атамый.
Тикшерүгә җитәкчелек иткән Нидерланд иминлек шурасы әлегә "беренчел нәтиҗәләр" генә ясалуын, тикшерү дәвам итүен белдерә. Җентекле тикшерү ясалган хисап бер елдан соң, киләсе җәйгә игълан ителер дип көтелә.
Порошенко Мариупольгә килде
8 сентябрь Украина президенты Петро Порошенко атна ахырында атышулар күзәтелгән Мариупольгә килде. Бер төркем эшчеләр алдында чыгыш ясап ул шәһәр үзен сепаратистлардан сакларлык хәлдә, ләкин "һәркем тынычлык тели" диде.