Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:47

Татарстан парламентына сайлауга ике атна вакыт калып бара. Хөкүмәткә оппозициядә торган фиркаләр һәм шәхесләр сайлауда катнаштырылмый диярлек. Республика президентының сайлауда "Бердәм Русия" партиясе исемлеген җитәкләве, күбрәк президент өчен тавыш бирүгә охшап калачак.

14 сентябрьдә узачак Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына әзерлек кызганнан-кыза бара. Бу көннәрдә генә Яблоко фиркасенең сайлаудан алынуы билгеле булды. Бәйсез күзәтүче Олег Белгородский Азатлыкка әйтүенчә, хакимияткә төп көндәш булучылар сайлауда катнаштырылмый.

"Бердәм Русия", "Гадел Русия", КПРФ, ЛДПР фиркаләре эшне үзара килешеп алып бара. Алар бер сүздә булгач, сайлаучыларга сайлар мөмкинлек тә калмый. Яблоко фиркасен алдылар, мөстәкыйль намзәтләрне, мисал өчен Чаллыдан Сергей Еретневны шулай ук алдылар. Хокук бозулар хәттин ашкан. Сигез фирка арасында бюльлетендә урын билгеләү өчен шобага салганда үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре хәрәмләште. Бюллетеньдә беренче урын "Бердәм Русия"гә эләгү конвертлар белән хәрәмләшүләр нәтиҗәсендә ирешелде", ди ул.

Белгородский "Бердәм Русия" партиясе исемлеген Татарстан президенты җитәкләү сәбәпле әлеге фирка өчен тавыш бирүчеләр артачагын әйтә. Ул Яблоконы алып атканнан соң, бернинди сәяси көндәшлек тә булмаячак дип саный.

“Яблоко хәзер Казанның өч бүлгесендә бер мандатлыда гына катнаша ала. Әлегә... Башка 47 бүлгедә сайлаучыларының чыннан да хакимияткә оппозициядә булган фирка өчен тавыш бирү мөмкинлеге юк.

Минем уйлавымча, "Гадел Русия"нең Татарстандагы бүлекчәсенә Яблоконы сайлаудан төшерү тәкъдим ителгәндер.

Көндәшләр белән көрәшү өчен яңа технологияләр кулланыла

Кыскасы, көндәшләр белән көрәшү өчен яңа технологияләр кулланыла. Бәлкем, сайлау кануннары бозылмыйдадыр, әмма шуны истә тотарга кирәк, бу кануннарга үзгәрешләрне идарәдәге "Бердәм Русия" фиркасе кертте", ди ул.

Белгородский Татарстан парламентына бу дүрт партиянең барысы да узачак дигән фикердә.

"Әгәр элек хакимиятнең "Гадел Русия" һәм ЛДПРга каршылыклары булса, хәзер инде парламентка узу өчен бернинди киртәләр дә булмас дип уйлыйм, чөнки киңәшләшеп эшлиләр. Бөтен интрига – сайлау комиссиясенең алдан килешенгән саннарны китереп чыгара алуында. Инде "Бердәм Русия"гә күбрәк тавыш бирү максаты куелмый. Иң мөһиме – алдан килешенгән саннарны китереп чыгару. Шуңа сайлау көнендә һәм тавышларны санаганда хәрәмләшүләр, алдашулар булачак", ди ул.

Бу Татарстан президенты сайлавына әзерлек

Яблоко фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин үзләрен сайлаудан төшереп калдыру максатчан эшләнде дип саный.

Руслан Зиннәтуллин

Руслан Зиннәтуллин

"Без барлык документларны Татарстан үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә тутырдык. Анда мөлкәткә бәйле бер урын бар иде. Шунда кредитлар, акча алулар турында язарга кирәк. Безнең намзәтләрнең кредитлары юк иде, шуңа алар анда берни язмады.

"Гадел Русия" фиркасе фикеренчә анда "алар юк" дип язарга тиеш булганбыз икән. Шуңа алар безне сайлаудан төшерүне таләп итте. Шул ук башка фиркаләр дә документны безнең кебек тутырды, әмма "Гадел Русия" аларны никтер мәхкәмәгә бирмәде. Бу әлеге фирканең бердәнбер оппозицион демократик партиягә каршы максатчан сәясәте дип саныйм. Бәлкем алар безне сайлауда катнаштырмаудан, безнең сайлаучыларның бер өлеше үзләре өчен тавыш бирер дип өметләнәдер, әмма бу никадәр акланыр, белмим.

Чөнки "Гадел Русия"нең мондый гамәленнән соң аларның әлеге фирка өчен тавыш бирүе икеле. Бәлкем бу кемнеңдер йөкләмәсе белән эшләнгәндер, чөнки безнең Дәүләт шурасына узу шансыбыз зур иде.

Кайбер басмалар, имеш, "Гадел Русия" Яблоко вәкилләренең чит илдә хисаплары барлыгын казып чыгарды, дип язды. Бу тагын бер провокация. Безнең намзәтләрнең чит илдә бернинди хисаплары да, мөлкәте дә юк. Бу йә Билгилдиеваның уйлап чыгарылган башбаштаклыгы, йә инде аның фиркасенең безне пычратырга тырышу сәясәте", ди ул.

Зиннәтуллин хәзер бөтен көчне бер мандатлы бүлгеләрдән сайлауга бирәчәкләрен әйтә. Шулай да ул фиркане сайлауда катнаштыру өчен әле тагын бер кат Русия сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәчәкләрен яшерми.

Сайлауда катнаштыру-катнаштырмау сәяси карашларга бәйле

"Әлбәттә, сайлауда катнаштыру-катнаштырмау сәяси карашларга бәйле", ди ул.

Яблоко фиркасенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе быелгы сайлауда иң зур интрига "Бердәм Русия"гә ничә процент тавыш "ясаулары" булачагын әйтә.

"Татарстан президенты әлеге фиркане сайлауда әйдәп бара. Бу инде район хакимияте башлыкларына бер синал булып тора. Алар хәзер "Бердәм Русия"не иң күп тавыш казандыру өчен бер-берен уздырырга тырышачак, чөнки бу киләсе елда узарга тиешле Татарстан президенты сайлавының бер күрсәткече дә булып тора. Мөгаен, ул президент сайлау парламентка сайлаудан соң ук узар.

Сайлауда демократик оппозициянең катнашмавы шулай ук начар чагылыш табачак. Безнең өчен тавыш бирергә теләүчеләр өчен башка сайлар фирка юк һәм алар бары сайлауга килмәячәк", ди ул.

"Депутат булмасаң да милләткә, халыкка ярдәм итәргә мөмкин"

Татарстан парламентына сайлауда бик күп ширкәт җитәкчеләре катнашуы күзгә ташлана. Инде барлык документларны җыеп бетергәннән соң сайлауда катнашудан баш тарткан бизнесмен Фәрит Мифтахов эшмәкәрлек һәм депутатлык эшен бергә алып бару шактый авыр дип әйтә.

Фәрит Мифтахов

Фәрит Мифтахов

"Айга 7-10 көн депутатлык эшенә китә. Бу әле даими нигездә эшләмәгән депутат булуымны искә алганда. Әлбәттә, бизнес белән шөгыльләнгән кешенең үз эшенә вакыты калмый.

Депутат булу җиңел түгел. Ул бик җаваплы. Син дәүләт алдында да, халык алдында да җаваплы. Җаваплылыкны дөрес итеп аңларга кирәк. Халыкны кабул итү, тыңлау, аларның гозерен үзең аша үткәрү һәм аларга ярдәм итәргә тырышу бик авыр. Депутат вазифасына җаваплы караган кеше өчен бу җиңел түгел", ди ул.

Мифтахов бу сайлауда катнашудан баш тарту аның үз карары булуын әйтә.

Ахыр көнне утырып уйладым һәм катнашмаска булдым

"Cайлауда катнашу өчен документларны җыйдым. Халыктан имзаны җыйдым. Ахыр көнне утырып уйладым һәм катнашмаска булдым. Иҗтимагый өлкәдә эшләрне дәвам итәрмен дип уйлыйм. Депутат булмасаң да милләткә, халыкка ярдәм итәргә мөмкин. Мин бит әле Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлегендә дә, дин юлында да, хәйриячелек өлкәсендә дә эш алып барам.

Хакимиятнең миңа карашы яхшы дип беләм, алар минем сайлауда катнашуыма каршы түгел иделәр.

Мин инде дүрт елдан артык Казан шәһәре думасы депутаты булдым, 5 елдан артык Дәүләт шурасы депутаты булдым. Айның өчтән бер өлеше шул депутат эшенә китә", ди ул.

Шулай ук Мифтахов парламентта милли мәнфәгатьләрне яклаучы депутатлар күбрәк булсын иде дигән теләктә.

"Бер депутат кына тәкъдим итеп кануннарны әле кабул итәләр дигән сүз түгел, чөнки 100 депутатның күбесе фиркаләрдән. Мин үзем партиядән булмаганга, милләт өчен ниндидер канун кертсәм дә, аны тиз генә кабул иттерү мөмкин түгел. Туфан Миңнуллин кебек кешеләр, фикерли торган дәрәҗәле, тәҗрибәле шәхесләр күбрәк булса яхшы булыр иде", ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG