Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәҗәп Тайип Эрдоган Төркия президенты вазифасына кереште


Рәҗәп Тайип Эрдоган
Рәҗәп Тайип Эрдоган

Анкарада Рәҗәп Тайип Эрдоган президент вазифасына керешкәндә ант итте.

Инаугурация тантанасы Төркия парламенты бинасында үтте. Эрдоганны Конституцияне бозуда гаепләүче оппозициядәге Республикан халык фиркасе депутатлары бойкот белдереп бинадан чыгып китте. Эрдоган Конституциягә үзгәрешләр кертеп, президентның вәкаләтләрен арттырырга тели.

Инаугурациядә уннан артык илнең башлыгы катнашты. Бу чарага Русия төркеме эчендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.

11 ел премьер-министр булып эшләгән Эрдоган илкүләм сайлауда җиңде.

28 августта Төркиядә яңа премьер-министр Әхмәт Давытоглы да эшкә керешә. 29 августта яңа хөкүмәткә кемнәр кергәнлеге игълан ителәчәк. 27 августта Давытоглы илдә хакимлек итүче Гаделлек һәм Тәррәкыять фиркасенең лидеры итеп сайланды.

XS
SM
MD
LG